Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 20.11.2020г. - анонс (12+)

20 ноября 2020, 09:33

950

0

0

20 нче ноябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 20 нче ноябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).


“Саба дулкыннары” ТРКсе ноябрьнең соңгы ике атнасын авыл хуҗалыгы, бу өлкәдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәтчәннәр белән таныштыруга багышлый. Безнең район өчен авыл хуҗалыгы – мәшгульлекнең һәм керем чыганагының төп юнәлеше генә түгел, ул яшәү рәвеше. Тв, радио тапшыруларында без сезне бу өлкәдәге эшчәнлек, яңалыклар белән һәрдаим таныштырып торабыз.  Кыенлыклар белән исәпләшмичә көнне төнгә ялгап эшләүче, табыннарыбызны мул итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз. Игенчелектә генә түгел, хуҗалыкларның төп икътисади иминлеген билгеләгән терлекчелек тармагында да уңышларыбыз шактый. Ит, сөт җитештерү буенча республикада беренче бишлектә торабыз.  Ай саен 60 мең тоннадан артык сөт, 10300 тонна ит сатуга чыгарыла. Безнең бүгенге  чыгарылыш районыбызның терлекчелек тармагы алдынгылары  хакында.


1) Икшермә авылында урнашкан Мөхәммәтшин кфхуҗалыгы районда сыерларны робот белән савуны беренчеләрдән булып үзләштергән хуҗалык. Бүгенге көндә 1 сыердан биредә 32 литрдан артык сөт савалар. Дәүләткә 16 мең кг-га якын продукция тапшыралар. Хуҗалыкның төп максаты – сыйфатлы, чиста продукция җитештерү, продуктлылыкны арттыру, табышка эшләү.

2) Саба җәмгыятенең Сатыш филиалына караучы Кибәче бригадасы терлекчеләре үз эшләренең осталары. Бүгенге көндә биредә  1 сыердан 24кг  сөт савыла. Ел әйләнә ялсыз, бәйрәмнәрсез эшләгән авыл кешесе авыр булса да зарланмый, эшле булганга сөенеп гомер итә һәм шуның әҗерен дә күрә. Районыбыз авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы елга нәтиҗә ясаган көннәрдә Кибәче хезмәтчәннәре белән аралашып кайтты.

3) Шытсу авыл хуҗалыгы предприятиесе районда иң уңышлы эшчәнлек алып баручыларның берсе. Биредә сыер малыннан тыш, ат, сарык үрчетү белән дә шөгылҗләнәләр. Хезмәт коллективы иң тырыш, җаваплы кешеләрдән тора. Күрсәткечләре югары. Безне дә бу хуҗалыкка мактап сөйләрлек эшләре чакырып китерде.

4) Саба районы терлекләрнең баш саны , алардан җитештергән продукциянең күләме, иген-икмәк уңышы буенча республикада югары баскычта бара. Бу җиңүләр алдында да, артында да тармак җитәкчеләренең эшне дөрес итеп оештырулары, хезмәтчәннәрнең алны ялны белми тырышып эшләүләре тора. Тармак алдынгыларын ел ахырында сәхнә киңлекләрендә тәбрикләү, аларга премияләр тапшыру тантанасы быел яңа борылыш алды.Пандемия вәзгыятендә җитәкчелек аларны хуҗалыкларга йореп котлады. Лукоз Саба җәмгыятеннән Райлә Галәвина хәбәре.

5) Районда үз эшенә бар күңелен биреп, булсынга тырышып эш итүчеләр булуы күркәм күренеш. Бу район авылларының киләчәге ышанычлы, алдагы көннәрдә дә эшсөяр кешеләрнең башлангычы дәвам итәр, дип уйларга ныклы нигез бар дигән сүз. Ни генә дисәң дә, терлекчелек тармагының табышка эшләве беренче чиратта кадрларга бәйле. Игүтибарыгызга районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе началҗнигы Гафур Хәсәншинның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә булган мөрәҗәгатен тәкъдим итәбез.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев