Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 19.11.2021г. - анонс (12+)

19 ноября 2021, 11:08

830

0

0

19 нчы ноябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

19 нчы ноябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Терлекчелектә бер генә көн дә ял юк. Югары Шытсу сөтчелек комплексы үзе бер завод кебек эшли. Саву залы , бозаулар торагы , тегермән – барысы бергә өзлексез хезмәт циклы тәшкил итәләр. Бугенге көндә биредә бер сыердан уртача  21  кг сөт савып алына.

2) Көннәр суытып, ягулык сезоны башлану белән янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе тагын да актуальләшә. Моның белән бәйле киңәш, кисәтүләрне Янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре, МЧС вәкилләре күпме генә халыкка җиткереп торса да, статистикада уңай үзгәреш күзәтелми. Чираттагы сюжет тагын бер кат кагыйдәләрне хәтердә яңарту максатыннан әзерләнде.

3) 1нче декабрьне тыныч күңел белән каршы алу өчен без бик тә мөҺим бер эшне башкарырга тиешбез. Әйе барыгыз да аңлап алды, сүз сөрешебез  салымнар турында.Бу көннәрдә күпләребез инде бу эшләрдән котылып, тыныч йоклый дияргә була. Әгәр дә сезнең салымнарга кагылышлы сорауларыгыз бар икән, киләсе хәбәребездә  аларга җавап табарсыз, диеп ышанып калабыз. Бу якшәмбедә салым органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

4) Яшьүсмерләрнең  хәрби әзерлеге юнәлешендә мәктәпләрдә, уку йортларында  ел әйләнә "Яшь армиячеләр" түгәрәге эшләп килә. Анда үзләрен физик яктан чыныктырган егетләр үз мөмкинлекләрен ярышларда чарлыйлар. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр арасында хәрби гамәли спорт төрләре буенча республика спортакиадасы  - нәкъ менә шул максатлардан оештырыла. Бу атнада 13 районнан булачак солдатлар Сабага килеп армиягә әзерлекләре буенча сынау тоттылар.

5) “Кайтырсың шикелле тоела...”. Шәмәрдән лицеенда озак вакыт директор вазифасын башкарган Шәүкәт Әнвәр улы Хәмзинга, әгәр исән булса, 80 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан әлеге уку йортында искә алу кичәсе үтте. Алдагы сюжетыбыз 130 еллар элек башланган Хәмзиннар династиясенең лаеклы улы истәлегенә багышланган кичәдән әзерләнде.

6) Агымдагы ел дәвамында «ШАЯН ТВ» балалар каналында барган «Сәйлән» телевизион музыкаль проекты талантлы балаларны ачыклады. 3нче тапкыр үтүче җыр фестивалендә Саба егете Илүзәр Кашапов та катнашып бәйгенең финалына үтеп лауреат исеменә лаек булды. Җырчы райондашыбыз белән шушы көннәрдә без дә аралашып кайттык.
 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев