Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 19.03.2021г. - анонс (12+)

19 марта 2021, 13:18

876

0

0

19 нчы март кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 19 нчы март, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Саба районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре “Тормышны тәэмин  итү объектларында террорлык актларын кисәтү”темасына өйрәнүләр үткәрде.

2) Район советы каршында эшләп килүче яшьләр парламенты эш күрсәткечләре буенча республика районнары арасында беренче өчлектә. Актив яшәү рәвеше алып баручы яшьләр узган атнада дебатларда очрашты.

3) Белгәнегезчә, районыбыз халкы эш-хезмәттә генә сыналмый, ә үзешчән-сәнгатьтә дә активлыгын киметми. Бер елны концерт куйсалар, икенчесен театр бәйгесендә сәләтләрен күрсәтеп таң калдыра. 2021нче ел районыбызда “Театр яктылыкка, нурга илтә”  исеме астында театр фестивале буларак үтә. Оешма-предприятияләр, авыл җирлекләре коллективлары шушы бәйгедә үзләрен сыный. Бәйге язучы-драматург Туфан Миннуллинның тууына 85 ел тулуга багышлана.

4) Узган ел ахырында игълан ителгән «Блогер.Татар» бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. Аны Татарстан Президенты каршындагы Туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Матбугат.ру» порталы оештырды. Блогерларга бүләкне «Тантана» банкетлар залында тапшырдылар. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов тә бар иде

5)  “Атна” инф программасын спорт яңалыкларына күзәтү ясап дәвам итәбез. 12 -14 нче март аралыгында “САБА- АРЕНА” спорт сараенда физик яктан мөмкинлеге чикләнгән спортчылар арасында теннис ярышлары булып узды.

6) 17 февраль көнне Саба Аренада хатын-кызлар арасында волейбол буенча район чемпионатының финал уеннары уздырылды.

21 мартта көн белән төн тигезләшә. Бу чорда гадәттә, Нәүрүз бәйрәме гөрли. Иртәгә,  20 март, шимбә көнне Байлар Сабасында иртәнге сәгать 8 дә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе һәм  сәгать 10 да "Нәүрүз" бәйрәме үтәчәк. Ярминкә Шәмәрдән авылында Тимер юл вокзалы каршында һәм Байлар Сабасында Росгосстрах бинасы каршында уза. Нәүрүз мөбарәкбад! Тормышыбыз мул, имин булсын!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев