Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 19.02.2021г. - анонс (12+)

19 февраля 2021, 10:41

1056

0

0

19 нче февраль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 19 нчы февраль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) 15нче февральдә Совет гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылуына 30 ел тулды. Исегезгә төшерәбез, әлеге гражданнар сугышын 1979 нчы елда Азия иленең  социаль хәлен яхшыртуга каршы килгән кабилә башлыклары башлый. Әфганстан хөкүмәте Советлар Союзына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә һәм анда безнең гаскәрләр керә.  Белгәнебезчә, анда, 14 меңнән артык совет хәрбие бер гаепсезгә һәлак була, меңнәрчә солдат инвалидка өйләнеп кайта. Февраль ае кайнар ноктада булган якташларыбыз күңелендә ел да яңара һәм бу дата район күләмендә  билгеле бер чаралар кысаларында билгеләп үтелә.

2) Иң шәп әйдәман. Республикада күп еллардан бирле шушы исемдә  бәйге үткәрелеп килә.  Апрель аенда анда безнең район данын яклап  шәмәрдән лиценнан  Зәлия Павлова чыгыш ясаячк. Ул – бәйгенең район туры җиңүчесе. 5 көндәш арасындагы киеренке көрәш турында Райлә Галәвина сөйләр.
   
3) 2021нче ел – республикабызда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә. Ә 21нче февральдә халыкара туган тел көне дә әле. Бу уңайдан республикабызда да, районыбызда да күптөрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе кичә Саба гимназиясендә оештырылган иде. Бу мәктәптә бүгенге көндә 7 милләт вәкиле белем ала. Һәм Алар бәйрәм хөрмәтенә үз халыкларының гореф-гадәтләрен,  милли киемнәрен, аш-суларын барлап күргәзмә әзерләгән иде. Шул ук вакытта фольклор чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде.

4) Хатын-кызлар! Назлы туташ, затлы ханымнар. Яңа тормыш, яшәү ямен бүләк итүче дә хатын-кыз! Ел саен республикада Ел хатын-кызы. Ел ир-аты:хатын кыз күзлегеннән  конкурсы уздырыла.  Анда катнашу өчен иң лаеклылар гына тәкъдим ителә. Безнең районнан кандидатның берсе – Роспотребнадзорның Саба, Теләче, Кукмара, Мамадыш районнары территориаль  бүлегенең баш белгеч-эксперты Венера Тимербай кызы Вәгыйзова. Аның белән Гөлназ Вахитова аралашып кайтты.

5) Узган шимбәдә 13нче февральдә Казанда һәм Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә , шул исәптән Байлар Сабасында да “Россия чаңгы юллары 2021” 39нчы ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары һәм “Татарстан чаңгы юллары 2021” республика масссакүләм  чаңгы ярышлары узды. Анда татарстаннан 170 меңнән артык чаңгычы катнашты. Бу сафта сабалылар да лаеклы үз урынын биләде.
6) Өченчекөн хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләренең ветеран ир-ат командалары арасында мини-футбол уеннары буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты төгәлләнде.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев