Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 18.06.2021г. - анонс (12+)

18 июня 2021, 14:53

1079

0

0

18 нче июнь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 18 нче июнь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

 

1)    Авыл хуҗалыгында хәзер кызу чор. Терлек азыгы хәзерләү эше бара.  Һава шартларының коры торуы үләннәрнең үсешен тоткарлады, шул рәвешле теләгән күләмдә азык алу мөмкинлеген киметте.  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 17нче июнь  мәгълүматлары буенча районда бүгенге көндә 21900 тн сенаж, 650 тн печән әзерләнгән. Игенче-механизаторлар булган  үсемлекләрне әрәм итмичә кышка малларга азыкны тырышып туплый. Хуҗалыкларда барган эш белән безнең иҗат төркеме дә танышып кайтты.

2)     “Иген ” авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәнлеген һәрдаим яктыртып торабыз. Үткән атнада Россия һәм Татарстаннан килгән җитәкчеләр әлеге оешмага югары бәя бирделәр.

3)    Кичә “Сабантуй” спорт-күңел ачу үзәгендә Саба районы яшьләренең 2021-2023 елларга стратегик үсеш планы тәкъдим ителде  һәм Татарстан Республикасы яшҗләр эшләре буенча министрлыкка җиткерелде. Әлеге очрашуда Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов , ТРсы яшҗләр эшләре министры урынбасары Ренат Садыйков һәм башка рәсми затлар катнашты.


4)    Җәй -  төзү-төзекләндерү эшләренә зур старт биргән чор. Район буенча төрле федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Шул исәптән чираттагы эшләр дә көтеп тора. Шундый төзү-төзекләндерү эшләренең берсе бүгенге көндә Сатыш авылында бара.

5)    Өйрәнмичә хезмәт юк, хезмәт итми хөрмәт юк. Республикада ел саен җәен 10 мең үсмер эшкә урнаша. Чүп утап та, идән юып та акча эшләргә мөмкин. Кесә ягын калынайтырга теләгәннәрне төзелеш, авыл хуҗалыгы, әйләнә тирәне яшелләндерү һәм башка өлкәләрдә көтәләр. Безнең Саба районыннан бу җәйдә 669 мәктәп укучысына эш тәкъдим ителгән. Аларның алтысы июнь аенда Лесхоз дендрология бакчасында эшли. Райлә Галәвина хәбәре


6)    1980 елдан башлап рәсми рәвештә июньнең өченче якшәмбесендә халыкара медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Безнең дәвалау учреждениеләрендә бөтен күңелен, көчен, тырышлыгын биреп эшләүче, үз һөнәренә, Гиппократ антына тугры чын шәфкать ияләре хезмәт куя. Шуларның берсе хакында, алдагы сюжетта.

7)    Саба Сабантуеның күңелле мизгелләре

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев