Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 18.03.2022г. - анонс (12+)

18 марта 2022, 13:35

1002

0

0

18 нче март кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 18 нче март, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1) Республикада, район эчендә соңгы көннәрнең күпләрне борчуга салган вакыйгасы кибет тирәсендә куерды. Халык мәш килеп азык запасы туплады.Нәтиҗәдә киштәләрдә тоз, шикәр комы беткән чаклар да булды. Яңасы арткан бәядән кайтты. Мондый ажиотаж сәүдә системасында бәяләрне гомумән бәйдән ычкындырды. Сабаның эре  кибетләрендәге бүгенге  вәзгыять хәбәрчебез Райлә Галәвина күзәтүендә.

2) Быел мартның кыл уртасында ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә республика хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген  тикшерү башланды. Комиссия беренчеләрдән булып ҖЧ “Симет” җәмгыятенең әзерлеге белән танышты. Эш планнарыннан алып, машина, тракторларның ни дәрәҗәдә төзеклеге ачыкланды. 

3) 20 мартта халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Соңгылары көнкүрешебез матурлыгын, чисталыгын тәэмин итүчеләр. Елның кайсы фасылын гына алсаң да – алар гел хезмәттә. Бүгенге сюжетыбыз герое шушы тармакта 2 дистә елга якын эшләүче Алмаз Солтанов.
 
4) “Хак сүз, нык сүз тамыоларга үтә, Тимер иман кебек була сүз” дип язган мәшһүр әагыйребез Гамил Афзал. Үткән атнада “Саба дулкыннары” ТРКсе журналистлары балалар иҗат үзәгендә  сүз хикмәте белән кызыксынучы укучылар янында булды. 

5) 21 – 22 март – язның көн белән төн тигезләшкән вакыты Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бирнә җыю йоласын да авыл халкы, мәдәният хезмәткәрләре онытырга ирек бирми, ел да яңартып тора. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә безнең иҗат төркеме дә  Тимершык авылында үтүче чараның шаһите булды. 

6) Кичә хатын-кызлар арасында волейбол буенча  Саба районы чемпионатының зона этабы җиңүчеләре ачыкланды. Шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, оешма-предприятие командалары катнашкан бәйге җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы да үтте. Саба спорткомплексыннан Ә.Мөбарәкова хәбәре.

7) Кичә үзәк шугалакта ир-ат командаларының хоккей сезонын ябуга багышланган уеннары да үтте. Хоккейчыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов сәламләде, кызыклы уеннар теләде. Бозда үзара Саба, Шәмәрдән, Лесхоз командалары көч сынашты. Лесхоз командасы составында район башлыгы Рәис Миннеханов үзе дә уйнады. Һәр уенчы үз командасына максималь дәрәҗәдә җиңү китерү өчен тырышты. Командалар көчле иде, уеннар киеренке барды. Нәтиҗәдә 3нче урынга Сабаның Ястреб командасы, 2нче урынга Лесхоз хoккейчылары урнашты. Беренчелекне исә Шәмәрдән уенчылары яулады. 

8) 17 март көнне Ханты-Мансийскида “Без бергә. Спорт” дигән исем астында паралимпиячеләрнең кышкы уеннары башланды. Райондашыбыз, Байлар Сабасы егете, 11нче Кышкы Паралимпия чемпионы Рушан Миннегулов та әлеге ярышларда катнаша. Кичә 12,5ярымга ирекле стильдә чаңгы узышында  ул 1нче килеп алтын медаль яулады. Чын күңелдән котлыйбыз, алдагы ярышларда да җиңүләр телибез. Паралимпиячеләрнең кышкы уеннары 21 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ханты-Мансийскидагы Уеннарда Россия, Белоруссия, Таҗикстан, Әрмәнстан һәм Казахстан вәкилләре катнаша. Спортчылар чаңгы ярышлары, биатлон, керлинг, сноуборд, тау чаңгылары, следж-хоккей дисциплиналарында ярыша.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев