Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 16.07.2021г. - анонс (12+)

16 июля 2021, 09:23

1436

0

0

16 нчы июль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген 16 нчы июль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


   1) Атна башында Килдебәк авылы мәдәният йортында терлекчелек буенча яртыеллыкка багышланган авыл хуҗалыгы киңәшмәсе булып узды. Утырыш Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашында үтте.

   2) Җәйге чорда районыбыз төзелешләр гигантына әверелә. Яңа объектлар төзелеше, ремонт-реконструкция эшләре киң колач белән алып барыла. Федераль, республика программалары буенча 3 дистәдән артык төзелеш проектлары тормышка ашырыла. Соңгы вакытта район үзәгендә яшәүчеләр яңа мәктәп төзелешен дә күзәтә.

   3) Бу көннәрдә бистә урамнарында агачларны кисү эшләре үткәрелә. Моны Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәткәрләре башкара.

   4) Кеше хәтере мәңгелек дисәк тә ул ак кәгазҗ битенә язылганнар белән, күргәзмә әсбаплпр белән ныгытыла. Шуларның бер мисалы – музейлар. Теләче авылында ачык һавадагы музей хуҗасы Рифкатҗ Шәфыйков үткәннәрне бүгенге буынга җиткерү максатында, хәтерне, тарихны яшәтүгә үзеннән зур өлеш кертә. Ул тудырган хәтирә почмагы беркемне дә битараф калдырмый.

   5) Бу атнада “Саф сулы ямьле Саба ” экологик проекты Лесхоз бистәсендә гөрләп үтте. Әлеге проект “Авылымның су чыганаклары” , “Халкымның гореф-гадәт, йолалары” , “Туган авылым әдипләре” дигән юнәлешләрне үз эченә ала. Проектта җирлекнең олысы да, кечесе дә катнаша.

   6) Кичә “СД” ТРК се татар халкының яраткан язучысы Зифа Кадыйрованы каршы алды. Кунаклар ТРК журналистлары белән очрашып, радиотыңлаучылар белән аралашты.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев