Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 21.10.2022г. - анонс (12+)

21 октября 2022, 11:23

436

0

0

21 нче октябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 21 нче октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  

1) Ватаныбызны, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген саклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында Президент өлешчә мобилизация турында Указ имзалады. Узган ялларда район делегациясе әлеге указ нигезендә хәрби хезмәткә чакырылган якташларыбызга төрле кирәк-яраклар илтте. Мобилизацияләнүчеләр белән Диләрә Җаббарова аралашты. 

2) Шушы көннәрдә районыбызда  “Ярдәм янәшә. Помощь рядом” иҗтимагый хәрәкәте акциясе башланды. Аның кысаларында мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм оештыру каралган.

3) Октябрьнең икенче якшәмбесендә табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итүдә армый-талмый хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу атнада районыбызның бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгылары Казан Экспода үткән бәйрәм чарасында катнашты. 

4) Бу атнада Кави Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты укучылары тантаналы рәвештә кадет анты кабул иттеләр. 45 укучы кадетлар сафына басты. Укучылар туган илне, Ватанны сакларга әзерләнергә ант иттеләр. Мәктәп өчен шулкадәрле әһәмиятле һәм мөһим бәйрәмдә мәктәп коллективы, хакимият вәкилләре, укучыларның әти-әниләре катнашты.

5) “Саба таңнары ” газетасы үзенең укучылары белән араларны якынайтып төрле бәйрәмнәр уңаеннан бәйгеләр оештыра. Соңгысы 1нче октябрь өлкәннәр көненә сайтларында “Әбиле бабайлы балачак ” исеме астында үтте. Җиңүчеләрне котлау чарасыннан безнең хәбәр.

6) Бу атнада Олы Шыңар авылында яшәүче Хәбирә Яруллина балалары, оныклары янәшәсендә 95 яшьлек юбилеен  каршы алды. Илебез Президентының котлавын районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, урындагы җитәкчеләр тапшырды.

7) "Сабантуй" мәдәни-спорт үзэгендә беренче тапкыр спорт нарды уеннарының "Богатые Сабы OPEN-2022" турниры үткәрелде. Быел бу уен Россиядә спорт төре буларак танылды.

8) Илебез башлыгының 2021 елның 4нче октябрендә чыккан указы нигезендә ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләнә. Шул уңайдан узган шимбәдә “Саба” йөзү бассейнында балаларын ялгыз тәрбияләүче аталар өчен чара үтте.

9. Октябрьнең 14 ендә Саба Аренада шашка буенча авыл районнары арасында 9нчы республика “Сәламәтлек” Спартакиадасы узды. Аны ТРсы “Уңыш”  физик культура оешмасы үткәрде. Зур ярышта сабалылар сынатмады. Алар беренче урынны алып кубокка ия булдылар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев