Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 14.02.2020г. - анонс (16+)

14 февраля 2020, 09:49

1072

0

0

7 февраль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең бүгенге чыгарылышта:

Бүген, 14 февраль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

1.    10 февраль көнне Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2019 ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды.

2.    Вакытлы матбугат, радио , телевидение,интернет ресурслар – зур тизлек белән алга барган, үскән, яңарган заманда яшибез. Аларның һәркайсына киң катлау кулланучы тарафыннан ихтыяҗ бар һәм булачак. Күпме генә массакүләм мәгълүмат чаралары белән кызыксыну кимеде дип, лаф оруга карамастан гәҗит-журналлар басыла, радио сөйли, телевидение курсәтә, китаплар чыгып тора. Бу алга таба да шулай булсын өчен нишләргә, эшне ничек оешырырга дигән сораулар – Татмедианың еллык коллегиясендә күтәрелде. Анда безнең “Саба ТВ”се иҗат төркеме дә катнашты.

3.    Дин - тәрбияли, күңелне сафландыра. Мишәбаш авылы мөселманнарының тагын бер хыялы чынга ашты. Иман йортында изге ай балкыды.

4.    Кичә Тимершык урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары тәүге китаплары - Әлифба белән хушлашты.

5.    10 февраль көнне ике райондашыбыз: Шәмәрдәндә яшәүче Гөлбану Филиппова һәм Оет авылында яшәүче Фәйрүзә Фәйзерахманова 90 яшьлек юбилейын билгеләп үтте.

6.    Лесхоз бистәсендә яшәүче Шәмсекамал әби Закирова да 11 февральдә үзенә котлаулар кабул итее. Аңа 95 яшь тулды.

7.    8 февраль көнне Байлар Сабасы  яр буенда «Россия чаңгы юлы – 2020» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары һәм «Татарстан чаңгы юлы – 2020» республика массакүләм чаңгы ярышлары узды.

8.    Әфганстанда һәлак булган һәм Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 31 ел тулуга багышланган сугышчылар Кубогына волейбол ярышы үтте.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев