Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 12.11.2021г. - анонс (12+)

12 ноября 2021, 10:49

855

0

0

12 нче ноябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

12 нче ноябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


1) Бүгенге көндә кешелекнең игътибары Ковид-19 вирусына юнәлгән. Аннан саклану чарасы бер генә ул вакцина ясату. Район буенча 13 550дән артык кеше прививка ясаткан. Бу 40% тан артык дигән сүз. 60 яшьтән узган 2 210 нан артык райондашыбыз вакцина алган.

2) Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авылы халкын зур үзгәрешләр көтә. Бу көннәрдә биредә өр-яңа чаңгы, лыжероллер, ягъни тәгәрмәчле чаңгы трассасы төзелә. Проект киң колачлы. Эш барышы белән без дә танышып кайттык.

3) 11 ноябрь көнне илебездә икътисадчылар көне билгеләп үтелде. Әлеге дата Россия Хөкүмәте карары һәм икътисади үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә 2015 елдан башлап үткәрелә. Районның финанс-бюджет палатасында хезмәт куючы икътисадчыларның эшчәнлеге белән без дә танышып кайттык.

4) 15нче октябрьдә башланып киткән Бөтенрәсәй халык санын алу кампаниясе тәмамлану юлында.Ул бу якшәмбегә, 14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.Бу – 2002 – һәм 2010нчы еллардан соң Россиянең яңа тарихында өченче җанисәп.

5) Куар кодлы тормышта яши башладык. Әлеге  система гамәлгә килеп керү белән томыш, көнкүрешебез яңа борылыш алды. Короновируска каршы профилактика максатларында вакцина ясатканлыкка дәлил  куар код хәзер урамда, кибеттә, җәмәгать туклануы урыннарында, мәдәни чараларга һәм гомумән эш урыныңа килеп утырырга да юллама ролен башкара кебек. Бу атнадан куар кодсыз кешеләрне эштән читләштерүләр дә башланды.

6) Тормышларын җәмгыятебездәге  тәртипне саклауга багышлаган курку белмәс, батыр йөрәкле ул-кызлар бу атнада үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләде. Тарихы 1715 елдан башланган әлеге бәйрәм- Россия Федерациясенең эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне.                  

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев