Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 11.12.2020г. - анонс (12+)

11 декабря 2020, 10:30

1274

0

0

11 нче декабрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 11 нче декабрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Кичә Район Советы депутатларының чираттагы утырышы булып узды.

2) Шәмәрдәндә Экология милли проекты  буенча нефть калдыклары белән пычранган  җирләрне чистарту эшләренең соңгы этабы төгәлләнде. Тулырак Әлфия Мөбарәкова сюжетында

3) 9декабрь илебездә ватан геройлары көне буларак билгеләп үтелде. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, хәтер яңарталар. Советлар Союзы , Социалистик хезмәт геройларын, изге Георгий  һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр. Социалситик хезмәт герое Гөлбикә Кәримованы Ватан Геройлары көне алдыннан Теләче һәм Саба районнары җитәкчеләре тәбрикләделәр.

4) ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Саба ЗАГС идарәсендә 100 нче гаилә теркәлде. Бәхетле парлар Байлар Сабасыннан Нәфис Заһидуллин белән Нырты авылы кызы Ләйлә Галимова иде. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билгене, бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов тапшырды.

5) “Җир шарын да җылытырга җитә әниләрнең йөрәк җылысы”. 29нчы ноябрьдә илебездә зур бәйрәм - әниләр көне билгеләп үтелде. Әлеге дата Россия Президентының 1998нче ел 30нчы гыйнварында чыккан Указы нигезендә барлыкка килә. Бу көнне иң газиз кешеләребез хөрмәтенә күптөрле чаралар оештырыла.  Шуларның берсе район мәдәният йортында узды.

6) Шушы көннәрдә Шәмәрдән мәдәният йортында сезон ачу концерты булды.

7) Спорт яңалыклары (көрәш, волейбол, хоккей)  

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев