Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 11.03.2022г. - анонс (12+)

11 марта 2022, 09:50

951

0

0

11 нче март кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 11 нче март, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) 4 китап, 100дән артык җырның сүз авторы, 2018нче елда «Болгар” милли музыкаль премиясе, 2021нче елда «Яңа татар җыры» бәйгесендә 3нче дәрәҗәдәге премия иясе, гаиләдә уңган хуҗабикә, яраткан әни, сөекле тормыш иптәше, әнисе, кайнана-кайнатасы, туганнары өчен җан атып яшәүче, эшендэ алыштыргысыз хезмәткәр. Менә шушы сыйфатларга ия булучы -  якташыбыз, Байлар Сабасында яшәп иҗат итүче районыбыз шагыйрәсе Илмира Гыймаева. Әйткәнебезчә ул быел “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз карашы” бәйгесендә, “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә катнашып, республика күләмендә җиңү яулады.

2) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс мәкаленең асылына көннән көн ныграк төшенә торган заманда яшибез. Кулы эш белгән кешеләр сокландырырлык хезмәтләр тудырып, менә дигән итеп, тормышларын алып баралар. Андыйларны үзебезнең чыгарылышларыбызда даими яктыртып киләбез. Оста кулларны кече яшьтән тәрбияләүне мәктәп тә максат итеп куя.Һәм алар моңа ирешә дә. Укучылар, укытучылар тырышлыгы белән ТалантФест бәйгесенең йомгаклау турында, күргәзмәдә очраштык.

3) Бәйрәм ялларында берничә авыл җирлегендә традицион спартакиада ярышлары гөрләде. Авылның спорт сөюче халкы бу чараны ел да көтеп ала. 5 март көнне спартакиада Эзмә авыл җирлегендә үтте.

4) 6 март көнне мондый спартакиада Сатыш авыл җирлегендә дә үтте. Җирлектә уздырылучы әлеге спорт чарасының 65 еллык тарихы бар. Юбилей елында иганәчеләр, җитәкчеләр ярдәме белән ул тагын да күбрәк халыкны, командаларны җыйды. Волейбол буенча гына да, 15 команда көч сынашты.

5) 40 яшьтән өлкән спортчылар арасында мини футбол уеннары тәмамланды. Килдебәк урта мәктәбе спорт залында үткән ярышның барышын безнең иҗат төркеме дә күзәтте.

6) Илгә ямь, җиргә матурлыкны хатын-кызлар бирә. Бу атнада гүзәл затлар 8 март- Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте.

7) Хатын-кызлар көне уңаеннан Саба район мәдәният йортында тагын бер зур бәйрәм чарасы булып узды.

8) 6 нчы март көнне Байлар Сабасынын үзәк шугалагында авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба районы Чемпионатының финал уеннары узды.

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев