Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 11.02.2022г. - анонс (12+)

11 февраля 2022, 13:11

827

0

0

11 нче февраль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 11 нче февраль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

                        
1) Малларга кыш һәм әле башланмаган язны чыгарга терлек азык җитәрме, юкмы?  Бу көннәрдә терлекчеләр шуны уйлап, энә өстендә яши. Ел дөрестән дә авыр килде. Азыкның берникадәр өлешен күрше Киров өлкәсеннән сатып алу хәлне вакытлыча җиңеләйтте. Районыбыз хуҗалыклары үзара да ярдәмләшеп тора. Терлекчеләр бердәм булсак кына, проблеманы җиңеп булачак ди. Төбәк авылының терлекчелек комплексында да бу көнүзәк мәсьәлә.


2) 4-20 февраль  Пекинда 2022 нче елгы кышкы Олимпия уеннары уза. Хатын-кызлар командалары арасында алкалы хоккей буенча Россия җыелма командасы составында райондашыбыз Ландыш Фәләхова да чыгыш ясый. Хәбәрчебез Гөлшат Галиәкбәрова Ландышның гаиләсе белән күрешеп кайтты.

3) «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән республикабыз мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча проектлар эшли. Бу атнада районыбызның 4 мәктәбендә шахмат зоналары барлыкка килде.

4) Гыйнвар ахырында башланып киткән авыл җирлекләре җыеннары ахырына якынлашып килә. Соңгысы иң зур авыл җирлеге буларак Сабада, бу минутларда район мәдәният йортында бара. Кичә исә шәмәрдәнлелеләр үтеп киткән хуҗалык елына нәтиҗәләр ясадылар.  

5) Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы булган Камилә Вәлиева безнең кыз, диеп горурланабыз. Аның гаилә җепләре, нәселе Ике Басу Арташ авылына барып тоташа. Туганнар бу көннәрдә дүрт күз белән Пекинда баручы Олимпия уеннарын күзәтә. Бозда күбәләктәй очкан Камилә өчен Идрисовлар гаиләсе уйлары һәм догалары белән җан ата.

6) Райондашларыбыз, Тенеки авылында яшәүче Хисамиевларга язмыш зур сынау әзерли. Җир җимертеп, эшләп, яшәп, балалар үстереп, аларның уңышларына сөенеп тормыш иткәндә әни кеше Әлфиянең аяклары йөрмәс була. Бу көннәрдә алар дәва эзләп чит илгә, Германия клиникасына китәргә әзерләнәләр. Биредәге табиблар төгәл диагноз куяр, дигән ышаныч аларга зур өметләр бирә. Өмет янәшәсендә зур матди чыгымнар да тора. Гаиләгә ярдәм кирәк. Ярдәм итү өчен РЕКВИЗИТЛАР:

Хисамиев Фидаил Фагемутдинович
4279 3806 3738 1106 (СБЕРБАНК)

Хисамиева Альфия Ривкатовна
2200 5301 8402 2309 (АК БАРС)

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев