Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 10.12.2021г. - анонс (12+)

10 декабря 2021, 11:14

1639

0

0

10 нчы декабрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

10 нчы декабрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:


        1) 2007нче елдан Россия Президенты Указы нигезендә 9декабрь илебездә Ватан геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, хәтер яңарталар. Советлар Союзы, РФсе, Социалистик хезмәт геройларын, изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр. Кичә иртән 9нчы декабрьдә Байлар Сабасы үзәгендәге һәйкәлләргә геройларны искә алып чәчәкләр салдылар.
   
    2) Ватан Геройлары көне уңаеннан кичә, Теләче һәм Саба районнары җитәкчеләре Теләче авылында яшәүче Социалситик хезмәт герое Гөлбикә Кәримованы  тәбрикләделәр.
   
    3) 9 декабрьдә  коррупциягә каршы көрәш көне дә билгеләп үтелә. ҖӘмгыятьтә шактый таралыш алган коррупция  очраклары белән еш очрашырга туры килә. Тормышта тамыр җәйгән бу “чирдән” ничек котылырга икәнен киләчәк буынга  без өлкәннәр  өйрәтергә тиеш. Бу теманы яктыртып мәктәп укучылары арасында төрле очрашулар, диспут, викториналар оештыру бик отышлы эш санала. Ә без, журналистлар район мәктәпләре укучылары белән инша язу бәйгеләре оештырабыз.

       4) Безнең эрага кадәр V гасырда ук, атаклы табиб Гиппократ абортның зыянлы булуы турындагы фикерен җиткергән. Шул заманнардан бирле, әлеге мәсьәлә аерым хатын-кызларны гына түгел, ә бөтен җәмгыятьне уйланырга мәҗбүр итә.  Узган атнада район мәдәният йортында режиссёр Елена Пискарёваның “Сайлау хокукы” дип исемләнгән фильмы күрсәтелде. Әлеге картинаны өлкән сыйныфта белем алучы кызлар белән бергә безнең иҗат төркеме дә карады.
       
    5) Районыбызда инвалидлар  ункөнлегендә шактый күп чаралар узды. 7нче декабрь кичендә Саба районы мәдәният йорты сәхнәсендә мөмкинлекләре чикле җыр-моң сөюче  балалар татар эстрадасы йолдызлары белән чыгыш ясады. Әлеге концерт СД тв-сендә туры эфирда трансляцияләнде.
 
       6) Соңгы елларда республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләр спорт ярышларында үзара көч сынашалар һәм көчлеләрне барлыйлар. Сабалылар исә бу бәйгеләрдә һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешеп килделәр. Спартакиада чираттагы сезонны башлады һәм мини-футбол ярышлары 3-4 декабрь көннәрендә Саба районында үтте.    
   

 

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев