Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 10.07.2020г. - анонс (12+)

10 июля 2020, 10:38

1025

0

0

10 нчы июль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 10 нчы июль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

1) Бу атнада  Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы талия Миннуллина Сабага килде.

2) Шәмәрдәндә “Экология” милли проекты кысаларында зур эшләр башкарылачак.

3) 8нче июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне. Быел бу көн медаленә Тенеки авылында яшәүче Гөлнәзирә һәм Фәһеметдин Хисамиевлар лаек булды.

4) 2019/2020 уку елында да районыбызның зиһенле егет һәм кызлары зур әзерлек белән, барлык көчләрен куеп төрле фәннәрдән узучы район һәм республика олимпиадаларында көчләрен сынаштылар  һәм нәтиҗәләр дә сөенерлек, матур булды. Республика  этабында 50 укучы призер, 5 җиңүче, региональ этапта 8 призер, 7 җиңүче,  республикакүләм “Путь к Олимпу” олимпиадасында 12 призер, 3 җиңүче. Ямьле Саба яр буенда җиңүче укучыларны , аларнын укытучыларын, әти –әниләрен бүләкләү тантанасы  булды.

5) Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре көне  уңаеннан Саба үзәгендә балалар өчен чара уздырылды. Программа уен формасында оештырылган иде.

6) Теләчедәге “Туган авылым” комплексы хуҗасы Рифкать Шафыйков эшмәкәр генә түгел, хәйрияче, зур фантазиягә бай кешеләрнең берсе. Андагы яңалык, үзгәрешләр белән без сезне һәрдаим таныштырып торабыз. Үз биләмәсендә зоопарк, музей барлыкка китергән кеше ул. Теләге булган һәркем бушка кереп,  хозурланып, ял итеп китә. Ә соңгы көннәрдә райондашыбыз хыялында йөрткән тимерче йортын булдырды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев