Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 10.04.2020г. - анонс (12+)

10 апреля 2020, 09:44

858

0

0

10 апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең бүгенге чыгарылышта:

Бүген, 10 апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

1) 6нчы апрельдән  Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында IV уку чиреге башланды. Районыбызда да коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, дәресләр дистанцион формада уза. Мондый уку ысулының уңышлы һәм тискәре яклары турында Диләрә Җаббарова хәбәрендә.

2)  Саба үзәк китапханәсенең әйдәп баручы библиографы Альбина Шамилова бүгенге көндә үз хезмәтен дистанцион рәвештә башкара.

3) Коронавирус пандемиясе чорында ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган волонтерлар хәрәкәте үз эшен намус белән башкаруны дәвам итә. Хәбәрчебез Гөлназ Вахитова Тимершык волонтерлары белән очрашты.

4) Үзизоляция чорында  юлларда йөрү, транспортларда хәрәкәт итү буенча да чикләүләр кернтелде. Аның үтәлешен исә юлларда патруль хезмәткәрләре ныкълы контрольдә тота. Татарстанда игълан ителгән бердәм кагыйдәләргә халык буйсынамы? Бу сорауга җавапны Раилә Галәвина әзерләгән сюжеттан белербез. Безнең иҗат төркеме  бу атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә рейдка чыкты.

5) Ковид-19 вирусына каршы көрәш халәтендә килеп туган вәзгыять хакында бу атнада “Дулкын” радиосында  Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов һәм Саба районы прокуроры Зөфәр Абитов туры эфирда чыгыш ясады.

   Соңгы вакытта өйдә утыр хештегы белән инстаграм битләрендә халык бигрәк тә активлашты – җырлыйлармы, бииләрме, физкультура, рәсем ясыйлармы – барысын да социаль челтәргә эләләр. Ә менә безнең райондашларыбыз Төбәк авылыннан, үзенең җырлары белән танылган Гүзәлия Ибәтова, Байлар Сабасыннан лаеклы ялда булучы укытучы Рузалия Мөхәммәдиева килеп туган вәзгыять хакында шигырь, ә якташыбыз, күпләргә таныш Нәҗип Бәдретдинов җыр иҗат иткәннәр.
 
   Менә шулай, халкыбыз авыр чакта да тормыштан ямь таба белә. Ә сез өйдә утырганда ниләр белән шөгыльләнәсез? Кызыклы видеоязмаларыгызны #сабадулкыннарыбелэнөйдэ/ #сабадулкыннарыбеләнөйдә хэштегы белән билгеләп үзегезнең инстаграм битегезгә кертегез.

Яисә безнең директка(@trksabadulkynnary) юллагыз.. Барлык видеоларыгызны без сториска куеп барачакбыз.  Ә иң кызыклы видеоязмалар телевидение чыгарылышында урын алачак.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев