Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 09.10.2020г. - анонс (12+)

09 октября 2020, 09:30

1052

0

0

07 нче октябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 09 нче октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

1) 6нчы октябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев Саба районына эшлекле сәфәр белән килде. Иң элек ул район хакимиятенең киңәшмәләр залында эшмәкәрләрне кабул итте. Аңа үзенең соравын җиткерергә 6 кеше язылган иде.

2) 3 нче октябрь иртәсе быел сабалыларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә җыйды. Иртә таңнан райондашларыбыз азык-төлек, кирәк-ярак юнәлтү максатыннан сәүдә рәтләренә юл алды.  Ярминкәдә безнең иҗат төркеме дә эшләде. Тулырак, алдагы сюжетта.

3) Лотореяда отышка ия булу - бәхет эше. Һәм шушы бәхеткә ия булучыларны – эше уңучан кешеләр диләр. 2 райондашыбыз  Фәхеметдин Хисамиев белән Фәйрүзә Ганиева турында да без хәзер шулай әйтер идек. Алар “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үткәргән “Язылган өчен мотоблок һәм башка бүләкләр” акциясендә шактый саллы бүләкләр оттылар. Бу хакта тулырак Райлә Галәвина сөйли.

4) Гаилә ныкълыгы – ил ныкълыгы. Ә ныкълы гаилә нигезе кора алу – ул бәхетнең нигезе. Эзмә авылында яшәүче Баһаветдиновларның да Ходай биргән гомерләре бәхетле тормыш белән үрелгән. Борис абый белән Кафия апа инде менә 60 ел бер сукмактан атлыйлар. Бүген дә әле бер-беренә карата ягымлы караш, тәмле сүз белән генә дәшүче Борис абый белән Кафия апа  үрнәк гаилә кору серләре турында безнең иҗат төркеме белән дә уртаклашты.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев