Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 09.06.2021г. - анонс (12+)

09 июня 2021, 09:14

951

0

0

9 нчы июнь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 9 нчы июнь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Агымдагы елның үтеп киткән биш аена нәтиҗәләр буенча Саба районы биләмәсендә юл фаҗигаләрендә 3 кешенең гомере өзелгән. Узган 2020нче елда  4 кеше үлгән.Саннар сагайтырлык. Юл хәвеф –хәтәрләреннән саклануны көчәйтергә, профилактик чараларны хаман саен үткәреп торырга.Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм Саба муниципаль районында аварияләр торышы буенча комиссия утырышында бу күтәрелгән төп мәсьәлә.
      
2) Сабантуйлар килеп җитте, бүләк әзерләдеңме? Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Шушы йола бездә, Саба районында, “Бирнә җыю” дип атала. Безнең иҗат төркеме Көек авылында  бирнә җыюда катнашты.

3) Саба спорт мәктәбе ел әйләнә көрәш түгәрәкләрендә чыныгу алган укучылар өчен җәйне каршылап Сабантуе үткәрә. 7нче ел рәттән  Сабабаш төп мәктәбе базасында оештырылучы бу чараны авылдашлар да көтеп ала. Катнашучылар географиясе дә киңәя. Быел күрше Кукмара ,Балтач, Теләче,  районнарының яшь спортчылары да бу сафка килеп кушылды.

4) Көннәр кызу тора.Авыл хуҗалыгында кылны кырыкка ярыр көннәр.Бар игътибар терлек азыгы хәзерләүгә бирелә. “Иген” авыл хуҗалыгы кооперативында район хуҗалыклары өчен көненә 150 тоннадан артык монокорм җитештерелә. Бүгенгә дүрт мең тоннадан артык сенаж салынган. Болардан  тыш төзелеш эшләре дә тулы күәтендә.

5)Хәтер мәңгелек. Хәтер халык күңелендә яши. Районыбызның Олы Кибәче авылы "Хәтер Китабы" басылып бу көннәрдә авылдашлар кулына барып җитте. Аны  нәшер итүдә шушы авылда туып үсеп, хәзер Казанда журналистлык эшчәнлеген алып баручы Люция Шәрәфиева башлап йөри. Китапны тәкъдим итү кичәсеннән Әлфия Мөбарәкова хәбәре.

6) 8нче июнь көнне социаль хезмәткәрләр үзләренең хөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу тармакта  – олы җаваплылык хисенә ия булучылар, кирәк чакта ярдәмгә ашыгучылар, күңел байлыгын, түземлелек һәм көчләрен башкаларга бүләк итүчеләр хезмәт куя. Югары Утар инвалид балалар йортында эшләүчеләр турында да бары тик шулай гына әйтеп була. Бәйрәм көнне биредә Сабантуе үткәреп каршы алдылар.
7) Саба Арена бу көннәрдә теннисчыларны кабул итте. Биредә өстәл теннисы Федерациясе команда чемпионаты булып узды. Анда Россиянең 16 регионыннан спортчылар көч сынашты.

8) Район башлыгы Рәис Миннехановның туган көне уңае белән әзерләнгән тапшыру.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев