Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 08.06.2022г. - анонс (12+)

08 июня 2022, 13:55

2404

0

1

8 нче июнь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 08 нче июнь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:  

1) Шушы көннәрдә Саба районына Кытай халык республикасы делегациясе килде. Алар иң элек Сатыш мәдрәсендә, Сабадагы индустриаль паркта, Сәләтле балалар мәктәбендә, Сабантуй күңел ачу комплексында, Лесхозда урман музеенда булдылар. Кытайлылар безнең якларның табигатен, төзелеш, көнкүреш яшәешебезне игътибар белән күзәттеләр. Сәләтле балалар мәктәбенең педагогик коллективы һәм укучылар кунакларны зур дулкынлану белән каршы алды. Аның сәбәбе дә бар, чөнки биредә кытай теле өйрәтелә. Укучылар кытайча җырладылар, биюләр башкардылар

2) Балалар өчен җәй – ул үзе бер тормыш. Ә бу тормышны истә калырлык, кызыклы һәм матур, вакыйгаларга бай итеп үткәрү ата-анадан, өлкәннәрдән тора. Иң мөһиме каникулны хәвеф-хәтәрсез уздыру. Балаларга юл хәрәкәте, велосипед, самокатларда йөрү кагыйдәләрен  искә төшереп тору көн кадагындагы мәсьәлә. Шуны күздә тотып инспекторлар Байлар Сабасы һәм Шәмәрдән бистәсенә чираттагы рейдка чыкты.

3) Россиядә халыкны Социаль яклаулар хезмәте 1701 елда император Петр Беренче Указы нигезендә оештырыла. Ә инде социаль хезмәткәрләр коне 2000 нче елдан, Рәсәй президенты фәрманы белән кабул ителеп 8 июньнән бәйрәм ителә башлый. Кичә бәйрәм уңаеннан зур сабырлык һәм түземлелек таләп итүче әлеге хезмәт ияләре котлаулар кабул итте.

4) Халкыбызның иң милли һәм көтеп алган зур бәйрәме – Сабантуе якынлаша. Элек-электән аны әби-бабаларыбыз язгы сабан эшләре тәмамланганнан соң билгеләп үтә торган булганнар. Хәзер дә бу гадәткә тугъры калып, язгы кыр эшләре соңында татарлар бәйрәм итә. Ә Сабантуе бирнә-бүләк  җыю йоласы белән башлана. Узган атнада район үзәгендәге оешма-предприятияләрдә эшләүчеләр дә Сабада бу матур гореф-гадәтне башкарып чыкты. Район  мәдәният йорты коллективы белән безнең иҗат төркеме дә бу күңелле чарада катнашты.

5) Балалар иҗат үзәге һәм тагын бер-ничә балалар бакчасы бирнәне Байлар Сабасының  Татарстан, Мәктәп, алма бакчасы якларында җыйдылар. 

6) Район мәдәният йортында журналист һәм дин әһеле Илдар Яхинның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды.

7) Ике басу Арташ авылының “Ширбәт” аланында узган шимбәдә “Урман сукмаклары” -  “Лесные тропы” дигән исем астында эндуро мотоузышлар үтте. Ярышлар Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән оештырылды.

8) 3 июнь көнне “Саба” йөзү бассейнында  Халыкара балаларны яклау көне  уңаеннан Саба районының ачык беренчелегенә ярышлар булды.  Саба, Балтач, Теләче, Мамадыш районнарыннан йөзү белән шөгыльләнүче балалар арасында ярышлар бик кызу барды.


 

Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев