Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 09.04.2021г. - анонс (12+)

08 апреля 2021, 10:46

907

0

0

9 нче апрель кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Иртәгә, 9 нче апрель, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Узган атнада гражданнар оборонасы  һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан укулар һәм өйрәнүләр булып узды. Сәүдә үзәгендә  янгыннар килеп чыккан очракта нишләргә? Безнең иҗат төркеме шул өйрәнүләрнең берсен күзәтте.

2) Дәвам итәбез. Үзе тегә, үзе чигә, үзе бәйли - Чәбки Саба  авылында яшәүче Минзәлифә Абдуллина - әнә шундый уңган  хатын-кызларыбызның берсе. Шушы көннәрдә без аларда булып кайттык.

3) Сезне тагын бер оста куллы райондашыбыз белән таныштырабыз. Ул Йосыф Алан авылы  егете Динар Галимов. Үзмәшгүль булу үз-үзеңә зур ышаныч белән карау. Бүген оста куллы Динар Галимов хөкүмәтнең бу карарын хуплап яши.

4) 8 апрель - Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне. Ул 1918 елдан билгеләп үтелә. Алар үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, төп бурычыбыз булган Ватанны саклауда яңа идеяләр тудыралар. Студиябездә кунакта Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров булды.

5) Чаңгы сезоны тәмам. Узган атна дәвамында “Ямьле Саба” яр буе трассасында аны ябу ярышлары гөрләде. Иң күңелле ярыш гаиләләр арасында булганы иде.

6) 3-4 апрель көннәрендә Лесхоз бистәсенең “Нарат” боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча классификацияле республика бәйгеләре уздырылды.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев