Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 07.10.2020г. - анонс (12+)

07 октября 2020, 13:22

857

0

0

07 нче октябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 07 нче октябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

1) 26нчы сентябрь көнне Саба районы 5нче дөньякүләм белем бирү  “Татарча диктант яз” акциясенә кушылды. Райондашларыбыз махсус мәйданчыкларда, шулай ук онлайн форматта татарча диктант язуда катншатылар, туган телебез – татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен сынап карадылар.
    
2) Республика клиник хастаханәсе табибларыннан торган күчмә поликлиника бу көннәрдә Саба районының Сатыш авылында булды һәм әйләнә-тирә авыллар халкына медицина хезмәте күрсәтте. Җирлектә барлыгы 397 кеше тикшерү узды.

  3) Соңгы көннәрнең иң зур бәйрәме – өлкәннәр көне районыбызда       күптөрле       чаралар белән билгеләп үтелде. Төбәгебездә Өлкәннәр көнендә тормыш сукмагыннан тигезлектә 50 ел янәшә атлаучы парларны хөрмәтләү гадәте дә яшәп килә. Быел район буенча 23 пар алтын туйларын билгели. 1нче октябрь көнне шуларның 17се бәйрәм чарасында катнашты. Тантана 20нче тапкыр оештырылды.

4) Халыкара өлкәннәр көнендә бәйрәм котлавын һәр тармакта да эшләп чыкканнар кабул итеп ала. Бүләк күчтәнәчләр дә мулдан өләшенә. Район хакимият йортыннан бер төркем җитәкчеләр Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр янына барып, алар белән очрашып, аралашып кайттылар.

5) Өлкәннәр көне уңаеннан “Дулкын» радиосы да зур эш алып бара- районнын «Кайгырту»  фондына иганә жыю максатыннан радиомарафон уздыра. 1 октябрь көнне эфирда бер-ничэ сэгать дэвамында район, оешма-предприятие житәкчеләре чыгыш ясады.
 
6) Олы Кибәче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Ләйсән Рафил кызы Кәримова өчен һәр иртәдә мәктәпкә килү, дәрес аңлату, балалалр белән аралашу зур бәхет. Үзе белем алган мәктәптә эшләве, әти-әнисенең хезмәтен дәвам итүе исә аны тагын да бәхетле итә. 5нче октябрьдә затлы һөнәр ияләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Сюжетыбыз шул уңайдан әзерләнде.

7) Яңа Ковид-19 вирусы кабат баш калкыта. Чирне йоктыручылар саны көннән-көн арта. Россиядә, татарстанда короновирус белән авыручылар турында көндәлек телеканаллардан сөйләнеп, хәбәрләр күрсәтелеп тора. Районыбыздагы вәзгыять һәм саклану чаралары хакында Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында  “ТРсы гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау федераль бюджет  учреждениесе филиалының  табиб-эпидемиологы Илназ Фәсхетдинов сөйли.

 

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев