Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 13.11.2020г. - анонс (12+)

13 ноября 2020, 10:13

933

0

0

13 нчы ноябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

13 нчы ноябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

1) 10 ноябрь – Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне иде. Халык куркынычсызлыгын, тыныч, рәхәт яшәешен тәэмин итүдә нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре иң мөһим урыннарның берсен тота. Җәмгыятьтәге тынычлык, беренче чиратта, аларның эшчәнлеге белән бәйле.  Бәйрәм көнендә район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миннеханов та тәбрикләде.

2) 2021 елның 1 сентябреннән Россиядәге барлык мөгезле эре терлек үзенә генә хас уникаль номеры белән бердәм идентификация системасына кертелергә, ягъни паспортлы булырга тиеш дигән федераль закон гамәлгә керергә тиеш. Киләчәктә умарталарны, кошларны һәм башка терлекне дә чиплаштыру ниятләнә. 13 октябрьдә Саба районында яңа туган бозауларны чиплаштыру башланды. Пилот проекты беренчеләрдән булып ҖЧ “Корсабаш”, “Шытсу” җәмгыятьләрендә старт алды. Эшнең барышы хакында безнең хәбәрчеләр махсус сюжет әзерләде.

3) Өлкән буын вәкилләре безнең зур горурлыгыбыз.Алар иңнәрендә районыбызның чал тарихы, саллы бүгенгесе. 90-95 яшен каршылаучы әби-бабайларыбызны ил җитәкчелеге дә хөрмәтли. Рәсәй Президенты Владимир Путин кулы белән язылган  котлау открыткалары, районыбыз хуҗасы исеменнән истәлек бүләкәре тапшыру гадәте берничә ел дәвамында бара инде.Кичә Тимершык авылында гомер кичерүче Сафия Канәфиевага да 90 яшь тулды. Юбилейда безнең иҗат  төркеме дә катнашты.

4) Районыбызга 90 ел, район күләмендә нәшер ителүче җирле матбугат чарасы – “Саба таңнары” да быел 9 дистәлек юбилеен билгели. Һәр өйдә көтеп алынучы газетаның матур традициясе бар – ел саен редакция районыбызның  иң көчле көрәшчеләрен барлый. Көрәш бәйгесе исә  татарлыгыбызны чагылдыручы милли спорт төре.  6 нчы ноябрьдә  “Саба таңнары” газетасы үз призларына  традицион милли көрәш ярышларын үткәрде.

5) 4-8 ноябрь көннәрендә  Сабада бадминтон буенча “Sаbа Open” дигән исем астында Бөтенроссия ярышлары үтте.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев