Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 03.09.2021г. - анонс (12+)

03 сентября 2021, 11:00

377

0

0

3 нче сентябрь кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген 3 нче сентябрь, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

Эфирга чыгачак сюжетлар:

1) Шәмәрдәннең “Үсеш” лицее яңа уку елын ике зур үзгәреш белән каршы алды. Беренчесе туклану блогында ремонт эше башкарылып, яңа җиһазлар кайтартылу булса, икенчесе коллектив белән яңа директор җитәкчелек итәчәк.

2) Саба аграр көллиятендә студентлар техник-механик, бухгалтер- экономист, төзүче, пешекче, автомеханик белгечлекләре буенча белем ала. Беренче курска быел 92 студентны кабул итеп алганнар. Бәйрәм линейкасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин, хуҗалык җитәкчеләре һ.бка мәртәбәле кунаклар катнашты.
3) 30нчы август Республика көнендә бистәбездә яшәүчеләр өчен  “Ямьле Саба” яр буенда матур бәйрәм чарасы оештырылды.

4) Районыбызда “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты дәвам итә. Аның чираттагы тукталышы-Килдебәк, Туктар, Юлбат авылларында булды.

5) Узган ялларда “Олимп” стадионында футбол ярышлары булып үтте.

6) Яңа уку елына старт бирелде.  2021-2022 нче уку елында 432 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк басты. Район мәгариф системасының статистик мәгълүматлары буенча: 11 урта. 6 төп, 1 башлангыч мәктәп- филиал, 1 гимназия, 1 лицей, 1 кадет интернат мәктәбе, 1 сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат мәктәп, Кызыл- Мишә һәм Корсабашта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат бар.  Ә Саба гимназиясе районда иң куп балалы уку йорты.Быел 1нче сентябрь белем тантанасына бирегә 1112 укучы килде. Шуларнын 148 е беренче сыйныфлар.Аларның үзләреннән генә дә 5 яңа класс туплана.Гимназия уку елына укучыларына яңалыклар да әзерли.

7) 1 сентябрь - Белем бәйрәме уңаеннан әзерләнгән материаллар белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең иҗат төркеме Түбән Шытсу төп мәктәбендә дә булды. 2 катлы мәктәп капиталь ремонттан соң укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер.

8) Керәнне авылында яшәүчеләр өчен Республика көне икеләтә бәйрәмгә тиң булды. Биредә 50 урынга исәпләнеп, подрядчы оешма көче белән төзелгән яңа клуб ачылды. Яңа бинада олысын-кечесен бәйрәм белән район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов котлады.

9) Кичә район башлыгы Рәис Миннеханов почта һәм Таттелеком хезмәткәрләре белән очрашты. Оешмаларның эшчәнлегенә багышланган җыелышта “Татарстан почтасы” идарәсе директоры урынбасары Светлана Гришина да катнашты.

10) Быелгы җәй тәгәрмәчле чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр өчен  ирекле ярыш белән тәмамланды. “Аргамак” картодромында республиканың берничә район, шәһәреннән бу спорт төрен үз итүчеләр узышты. 1992 нче елдан бирле лыжероллер, ягъни тәгәрмәчле чаңгы аерым спорт төре булып исәпләнсә дә, чаңгычылар аны яңа сезонга әзерлек буларак та кабул итә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев