Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 03.07.2020г. - анонс (12+)

03 июля 2020, 13:23

1029

0

0

3 нче июль кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Безнең чыгарылышта:

Бүген, 3 июль, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал).

 

1) Сабан батырларын хөрмәтләү традициясе үзгәрешсез кала. Район башлыгы кулыннан 28 кыр батыры лаеклы бүләкне кабул итеп алды.

2) Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме - алар һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйлар. Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

3) РФ конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләр 25нче июньнән старт алган иде. 1 нче июль көнне соңгы һәм бердәм тавыш бирү көне булды. Саба районы да гомумдәүләт сәяси ваыйгадан читтә калмады. Бездә кампания барышында 40 сайлау участогы эшләде. Аларда барысы 24 мең 308  сайлаучы теркәлгән. Халык атна дәвамында үзләре беркетелгән участокларга килеп үз тавышларын бирде. Бүгенге вәзгыять без эзерләгән хәбәрдә.

4) Дәүләт советы депутатлары каты көнкүреш калдыкларын җыюны тәртипкә салу системасын эшкә җигү табигатебезне саклауга юнәлдерелергә тиеш дип саный. Өченчекөн шушы темага багышланган күчмә утырыш Саба районында үтте.

5) Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” китабы дөнья күрде. Шушы көннәрдә әлеге китапны сабалылар да кабул итте. Ямьле Саба яр буенда уздырылган чара, чын китап бәйрәме төсмере алды. Бу хакта тулырак, Ә.М хәбәрендә.

6) Коронавирус пандемиясе чорында керем чыганакларысыз калган халыкка ярдәм күрсәтү чаралары киң колач алды. “Ярдәм янәшә”  акциясе кысаларында гына да азык-төлек җыелмалары белән Республикада 55 меңнән артык гаилә тәэмин ителде.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев