Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 02.12.2022г. - анонс (12+)

02 декабря 2022, 09:39

473

0

0

2 декабрь, җомга кичендә без сезне СД тв сенең “Атна” инф. программасын карарга чакырабыз. Урын алачак сюжетлар хакында кыскача анонс:

1) Оҗмах - аналарның аяк астында. Ноябрьнең соңгы якшәмбе-әниләр көне иде.

2) “Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да!” Узган атнада “Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йортында” тәрбияләнүче хатын-кызлар Казаннан килгән бер төркем матурлык мастерлары ярдәмендә яшьлекләренә кайтып килделәр.

3) Ел төгәлләнүгә борылыш алган бу көннәрдә мәдәният тармагында күңелле вакыйгалар. Районыбызның Урта Нырты һәм Татар Икшермәсе авылларында клуб биналары үз ишекләрен ачты.

4) Бу җирдә таулардан көй алып, чишмәләр яшиләр чылтырап. Кече Кибәче авылында чишмә ачылышы авыл халкын бергә җыйды.

5) Театр яктылыкка-нурга илтә. Саба урта мәктәбендә Шәүкәт Биктемиров исемендәге театр фестивале үтте.

6) 3 декабрь- Сәламәтлеге ягыннан физик мөмкинлеге чикле кешеләр көне булачак. Илебездә ул декада буларак үтә. 

Болар һәм башкалар хакында тулырак “Атна” инф.пограммасыннан белерсез! 2 декабрь кичендә, 17.30 минутта очрашырбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев