Саба ТВ

Саба районы

16+
Анонс ТВ

"Атна" инф. программа. Эфир 01.05.2020г. - анонс (12+)

30 апреля 2020, 10:21

916

0

0

1 май кичендә 17.30 минутта “Атна” инф.программасын карарга онытмагыз! Бу чыгарылышта:

Иртәгә, 1 май, 17 сәг. 30 минутта "Саба дулкыннары" телевидениесе эфирга чыга. "Летай" ТВсы абоненты булучылар аны ТНВ - САБЫ каналы аша карый ала (23 нче канал). Шулай ук хәзер "Атна" инф. программа  безнең ВК төркемебездә шул ук вакытта туры эфирда күрсәтелә https://vk.com/trk_saba__dulkynnary_group

 

     1) 5 мең сум күләмендә түләү кемгә тиеш? Үзизоляция чорында халыкка мөрәҗәгатендә РФ Президенты Владимир Путин гаиләләргә өстәмә финанс ярдәмнәр турында сөйләгәннән соң, яшь балалары булганнарда  менә шушы сорау туды. Хәбәрчебез Райлә Галәвина Саба районара Пенсия фонды идарәсендә булып күпләрне тынгысызлыкта калдырган бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

    2) Чисталык икеайлыгы кысаларында,  "Агач утырту" акциясе дә үтә. Райондашларыбыз һәр ел бу эштә актив катнаша. Утырту белән беррәттән аның исән-имин үсүен кайгыртуны да максат итеп куя. Узган ялларда һәм бу атна дәвамында бер-ничә авыл җирлегендә һәм оешма предприятиедә агач утырту оештырылды. Без дә бу эшкә кыскача күзәтү ясадык.

    3) Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары башка эшләрдән тыш, план буенча  котыру чиренә каршы йорт хайваннарына прививка ясауны тәмамлап килә. Саба районында  2019 елда һәм бүгенге көнгә кадәр йорт хайваннары арасында котыру чире йоктыру очрагы теркәлмәгән. Бу – дәваланмый торган чир. Әмма ел саен вакцинация ясату дәвалау эффекты бирә. Безнең иҗат төркеме Сатыш ветеринария участогында булып, андагы эш барышы белән танышып кайтты.

    4) Республикакүләм  “Яшь белгечләргә аренда торагы”программасы кысаларында районыбызда йортлар төзелеп тора. Апрель аеның соңгы атналарында Явлаштау авыл җирлегендә 4 яшь гаилә тораклы булды.

    
    5) 30нчы апрельдә Россия янгын сүндерү хезмәте көне билгеләп үтелде. Бу -  батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлары белән аерылып торган кешеләрнең - янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме дигән сүз. Янгыннарга каршы көрәшне оештыру тарихы 15 нче гасырга ук, Василий Темный патшалык иткән чорларга барып тоташа. Моннан өч гасырдан артыграк элек янгынга каршы беренче дәүләт указлары дөнья күрә. Аларда ут белән ничек эш итү кирәклеге, аңардан нинди шартларда файдалана алу мөмкин булуы турында бәян ителгән була. Тарихы еракта булса да хезмәт асылы шул ук  кала  бирә.
Районызда эшләп килүче 129нчы номерлы янгын сүндерү-коткару часте бүген бәйрәмне нинди нәтиҗәләр белән каршы ала. Бу хакта тулырак часть начальнигы Илдар Закиров сөйләр.
   

    6) Районыбызда гомер итүче 2 Бөек Ватан сугышы ветераны бу атнада үзләренең олугъ юбилейларын билгели. Иске икшермә авылында яшәүче Нурислам абый Фәрхуллинга 27нче апрель көнне 95 яшь тулды. Ә Төбәк авылында гомер итүче Хаҗиәхмәт Әлмиев бүген 1нче майда 1 гасырлык юбилеен каршы алды. Фашист илбасарлары белән күзгә күз очрашып, имин көннәр өчен аяусыз көрәшкән райондашларыбыз турында алдагы юбилей елларында төшергән язмаларыбызны  хәзер кабатлап хәтирәләрне яңартырбыз. Нурислам Фәрхуллинның кызганычка каршы, тормыш иптәше Гөлбикә апа инде вафат һәм ул бүгенге көндә ялгызы гомер кичерә. Ә Хаҗиәхмәт Әлмиев хәзерге көндә килене Наилә апа карамагында яши.  Ветераннарның икесен дә чын күңелдән олугъ юбилейлары белән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә саулык-сәламәтлек, кадер-хөрмәтле тормыш телибез.
 
   7) 2020нче ел ТАССРның 100, районыбызның 90 еллык юбилейлары. “Атна” инф. программасы чыгарылышы ахырында без сезне “Үткәннәрне барлап ” сәхифәсендә төрле елларда  эфирга чыккан архивыбызда сакланучы  язмалар белән таныштыра башлыйбыз. Тапшыруыбыздан соң Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгучы “Сез мәңгегә безнең хәтердә” сәхифәсе дә урын алачак.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев