Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

«ТАТАРЧА ДИКТАНТ — 2019» белем бирү акциясе (6+)

18 октября 2019, 08:41

1538

0

0

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.

Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. “Татарча Диктант” — ел саен барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган белем бирү акциясе. Акциядә татар телен башлангыч дәрәҗәдә һәм шулай ук татар телен камил дәрәҗәдә белә торган һәр теләгән кеше катнаша ала. Бу елны акция дүртенче тапкыр уздырыла. Диктантның текстын КФУның Филология һәм халыкара багланышлар институтының татар теле филологлары билгели.

Сабалыларда дүртенче тапкыр бөтендөнья күләмендә уздырылучы “Татарча диктант“ акциясенә кушыла. Безнең районда “Татарча диктант“ язуны төп (50шәр кеше) һәм урта мәктәпләрдә (100әр кеше), ә гимназиядә, Шәмәрдән лицеенда, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбендә 150шәр кеше катнашында уздыру планлаштырыла.

Укучылар, әти-әниләр әлеге акциягә кушыла алалар. Гимназиядә текстны укырга якташыбыз Зөлфәт Зиннуров кайтыр дип көтелә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев