Саба ТВ

Саба районы

16+
Белдерүләр

18 сентябрь көнне 18 тапкыр “Кабак” бәйрәме!

08 сентября 2021, 11:03

606

0

0

Хөрмәтле дуслар! “Саба дулкыннары” ТРК се, Саба муниципаль районы, район мәдәният бүлеге сезне 18 сентябрь, шимбә көнне, “Ямьле Саба” яр буена “Кабак” бәйрәменә чакыра.

Хөрмәтле дуслар! “Саба дулкыннары” ТРК се, Саба муниципаль районы, район мәдәният бүлеге сезне 18 сентябрь, шимбә көнне, “Ямьле Саба” яр буена “Кабак” бәйрәменә чакыра.

Иң ямьле, күңелле, матур бәйрәмгә рәхим итегез. Көзге төсләр байлыгы, азык-төлек муллыгы, көз фасылы, кабак турында җырлар, шигырьләр, татар эстрадасының күренекле артистлары, үзэшчән башкаручылар чыгышы... боларның барысы да “Кабак” бәйрәмендә. Чарада авыл җирлекләре, мәдәният, мәгариф учрежденияләре, гомумән теләге булган һәркем катнаша ала. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнәчәк:

1.”Иң зур кабак”
2. “ Мәгариф учрежденияләре арасында иң матур композиция”
3. “Мәдәният учрежденияләре арасында иң матур композиция”
3. “Агитбригада чыгышы”
4. “Кабактан әзерләнгән иң тәмле ризык”
5. “Иң матур фотозона”
6. “Кабактан иң тәмле бәлеш”

Иң активлар, үзенчәлекле күргәзмәләр, бәйрәмгә ямь өстәүчеләр кызыксындыру бүләгенә ия булачак.

“Ямьле Саба” яр буенда, 10.00 сәгатьтә, “Кабак” бәйрәмендә очрашырбыз!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев