Саба ТВ

Саба районы

16+

"Тыңлагыз, Саба сөйли!.." 2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә һәм 105,6 ешлыгында 8 июнь - Сабантуй көнне беренче тапкыр эфирга чыга. Беренче көннән үк хәбәрләрне, җырларны район халкы бик яратып кабул итә. "Саба дулкыннары"ТРКсенең директоры Әлфия Галимҗан кызы...

"Тыңлагыз, Саба сөйли!.."

2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә һәм 105,6 ешлыгында 8 июнь - Сабантуй көнне беренче тапкыр эфирга чыга. Беренче көннән үк хәбәрләрне, җырларны район халкы бик яратып кабул итә.

"Саба дулкыннары"ТРКсенең директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова үзе җитәкләгән коллективны һәрвакыт яңа эшләргә, проектларга рухландырып тора. Радиожурналистлар Гөлшат Галиәкбәрова, Вахитова Гөлназ, Гатауллина Гөлназ, Раилә Галәвина, Диләрә Җаббарова, тавыш операторы Илдус Әхмәтгалиев һәм башкалар "Саба дулкыннары" радиосында һәркөнне район, республика яңалыклары белән таныштыралар. Кызыклы сәхифәләр, интерактив уеннар, һәр кешегә якын темалар буенча игълан ителгән конкурслар тыңлаучыларыбызны битараф калдырмый. Безнең тавыш бер Сабага гына түгел, Арча, Кукмара, Балтач, Теләче, Мамадыш, Питрәч районнары халкына, хәтта курше Киров өлкәсенең кайбер районнарына һәм Малмыж шәһәренә дә ишетелә. "Серле йорәк", "Чын күңелдән", "Күңелләр сафланадыр иман белән", "Каурый каләм эзеннән", "Яшәү яме - сәламәтлектә", "Тормыштан уйланулар", "Кулланучы колагына" исемле һәм башка тапшырулар кыска гына вакыт эчендә тыңлаучылар арасында зур кызыксыну уятып, аларның санын көннән-көн арттырып барабыз.

2018 елның 22 нче май көнне "Саба дулкыннары" радиосы "Дулкын" радиосы буларак эшли башлады. Радио тәүлегенә 24 сәгать эшли.

"Дулкын" радиосында белдерүләр, реклама яңгыратасыгыз, яраткан кешегезне матур, күңелгә үтеп керә торган котлау белән шатландырасыгыз килсә 8(84362) 2-43-11 телефонына шалтыратыгыз!