Радио һәм телевидение яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Саба районына «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан республикасы регональ бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде.
19 июнь көнне районыбызга «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан республикасы регональ бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде.
-
Кече Шыңар мәдәният йортында «Күңелле каникуллар» уен программасы
Кече Шыңар мәдәният йортында җәйге каникуллар вакытында балалар белән эш план буенча алып барыла. 11 июньдә «Күңелле каникуллар»уен программасы узды.
-
Юлбат төп мәктәбенең “Хыял” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде.
20 июнь көнне китапханәче Шакирҗанова И.И. Юлбат төп мәктәбенең “Хыял” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде.
-
“Китап битләрендә сугыш мизгелләре”
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.
-
Табигать саклау прокуратурасы аңлата
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җир, су саклау һәм урман законнарының үтәлешен тикшерә.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иртәгә яшенле яңгыр, көчле җил сәбәпле сак булырга чакыра
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе төбәктә яшәүчеләрне бүген, 21 июньдә, һава шартлары бозылу хакында кисәтә.
-
54 елдан соң очрашу.
Сатыш 8 еллык мәктәбен тәмамлаган егет, кызлар Сабага җыелдылар. Яшьләре 70кә җитсә дә алар бүген укучылар.
-
Җаваплылыгы чикләнгән “Туган як ” җәмгыятендә яңа кулланылышка тапшырылган комплекс алга карап хезмәтне алып бара
Авыл хуҗалыгында ел әйләнәсе табыш бирә торган тармак – терлекчелек . Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ел дәвамында тотрыклы продукция һәм керем алу чыганагы. Әлеге тармакта елның теләсә кайсы фасылында кызу эш өсте. Җаваплылыгы чикләнгән “Туган як ” җәмгыятендә яңа кулланылышка тапшырылган комплексның эшчәнлеге белән танышып кайттык.
-
Бүген – җәйге кояш торгынлыгы көне.
Бу мизгел Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 50 минутта җитәчәк. Җәйге кояш торгынлыгы тәүлекнең якты вакыты дәвамлылыгының иң озын вакытын белдерә – әлеге датага иң озын көн һәм төньяк ярымшар өчен иң озын төн туры килә. Ә көньяк ярымшарда киресенчә, иң кыска көн һәм иң озын төн булачак.
-
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ботулизм симптомнарын санап чыкты
Ботулизм бактериясе китереп чыгара торган нейротоксин нерв системасын зарарлый, паралич сугуга һәм үлемгә китерергә мөмкин. Кагыйдә буларак, йоктыру чыганагы булып консерва, тозлы һәм ысланган балык, шулай ук ит тора. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Эх, без яшь чакта…» дип исемләнгән проект оештырдылар.
18 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре кичке утырышлар кысаларында «Эх, без яшь чакта…» проект оештырдылар. Анда сәнгать үзешчәнлеге, «Акварель» бию төркеме һәм Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы, шулай ук Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре Хисмәтова Л.А. белән «Зиләйлүк» фольклор коллективы катнаштылар.
-
АО «Транснефть — Прикамье» провело плановое учение на подводном переходе трубопровода через реку в Татарстане
Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели плановое учебно-тренировочное занятие (УТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода Холмогоры — Клин через р. Кисьмесь в Республике Татарстан.
-
2024 ел башыннан Татарстанда яшәүче 2 307 кешегә картлык буенча пенсия автомат режимда билгеләнде
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 2 307 кеше өстәмә гамәлләрсез һәм раслаучы документлар тапшырмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә автомат режимда картлык буенча пенсия рәсмиләштергән. Моңа Социаль фондның барлык төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы ярдәмендә ирешелде.
-
«Китапханәче сүзе»нең чираттагы тапшыруы.
«Дулкын» радиосының «Китапханәче сүзе» тапшыруында Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе мөдире Ләйсән Мөхәммәтҗанова катнашты.
-
Саба районы мәгариф булеге, балалар иҗат үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары белән берлектә слет
Бүген Сабаның иң гүзәл почмагы Бөрә елгасы буенда,»Сабантуй» милли -мәдәни күңел ачу комплексында район мәгариф булеге, балалар иҗат үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары белән берлектә слет уза.