Радио һәм телевидение яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
АО «Транснефть - Прикамье» подготовило производственные объекты к работе в пожароопасный период.
В целях недопущения случаев возгорания проведена расчистка от древесно-кустарниковой и сухой травянистой растительности на нормативные расстояния охранной зоны вокруг почти 2,5 тыс. объектов, а также обустройство и обновление минерализованных полос.
-
«Солдатка аш» проекты махсус хәрби операциядә булучы батыр солдатларга ярдәм итүен дәвам итә.
Саба районында «Солдатка аш» проекты көннән- көн райондашларыбызны берләштерүен һәм махсус хәрби операциядә булучы батыр солдатларга ярдәм итүен дәвам итә.
-
77 егет, кызга зур тормышка юллама.
Бүген Саба аграр көллиятенең 77 чыгарылыш студентлары кулларына дипломнар алды. Тантаналы чарада район башлыгы Рәис Миннеханов та катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын ТАССР оешуның 104 еллыгы белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсе һәм Telegram-каналында төбәк халкын ТАССР оешуга 104 ел тулу белән котлады.
-
«Саба чишмәләре» берләшмәсе авыл халкына урам концерты тәкъдим итте
19 июнь кәнне Югары Утар авылында «Саба чишмәләре» берләшмәсе авыл халкына урам концерты тәкъдим итте.
-
Саба районының яшь көрәшчеләре Казан Сабантуенда зур уңышларга иреште
Казан шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйларда Югары Симет авылы яшь көрәшчеләре зур уңышка иреште.
-
Район мәктәпләрендә җәйге лагерьлар үз эшчәнлеген төгәлләде
1нче июньнән районыбызның 20 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлаган иде. 21 көн дәвамында ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында барлыгы 1000 укучы ял итте, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгытып, экскурсияләргә барып, бәйгеләрдә көч сынашты.
-
«Россия йөрәге» гаилә учагы утын Саба районы яшь пары Мифтаховлар гаиләсе үз гаиләсен кабызучы Фәтхриевлар гаиләсенә тапшырдылар
Илебез буйлап сәяхәт итүче «Россия йөрәге» гаилә учагы уты бүген тантаналы шартларда Саба районына кайтты. Аны Мамадыш районыннан Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләр залында Россиядә Гаилә елын ачу тантанасында язылышкан Саба районы яшь пары Мифтаховлар гаиләсе кабул итеп алды.
-
Саба районы авыллары «Хәтер шәме» акциясенә бердәм кушылды
22 июнь көнне кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыш башланды. Бу көн безгә сугышларда һәлак булганнарны, фашистлар әсирлегендә җәфаланганнарны, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрне искә төшерә. Хәтер һәм кайгы көнендә россиялеләр «Хәтер шәме» акциясен үткәрәләр. Хәтер утлары, Җиңүнең якты көненә кадәр яшәмәгән кешеләр өчен кайгы утлары кабызыла.
-
«Сабантуй» спорт мәктәбе спортчыларының ярышларда чираттагы җиңүе
19-20 июнь көннәрендә Тәтеш шәһәренең ату мәйданчыгында стендка ату буенча Татарстан Республикасы кубогының 4 этабы ярышлары узды.
-
Мин тормышны сайлыйм!
21нче июнь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм Саба штп. “Волонтер” үзәгенең активистлары Халыкара наркотиклар куллануга каршы көрәш көне уңаеннан Сабаның үзәк мәйданында акция үткәрделәр.
-
ФАП фельдшерлары с.Сабабаш, с. Килдебәк, с. Югары Симет балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр
Балалар травматизмы һәм аны кисәтү.
-
Һөнәри осталык конкурсында 2нче урын
Ел саен Россия Федерациясендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында төрле номинацияләр буенча һөнәри осталык конкурсы үткәрелә.
-
23 июнь көнне башкалабыз Казанда милли бәйрәмебез Сабан туе гөрләде.
Дәрвишләр бистәсендәге Сабантуйда Саба районы да катнашты.
-
Байлар Сабасында бүген, 22 июнь көнне иртәнге сәгать 6да Билгесез солдат һәйкәле каршында райондашларыбыз катнашында митинг үтте
Ел саен илебезнең һәр почмагында, азатлык өчен аяусыз көрәштә катнашкан, башларын салган, фашистлар кулыннан һәлак булган Совет халкын, тыл хезмәтчәннәрен якты истәлеген саклап төрле чаралар үтә.