Юл кагыйдәләрен беләсезме?
Машина йөртү таныклыгының яраклылык вакыты чыккан "тимер ат" хуҗаларына юл кагыйдәләрен белүен яңадан исбатларга туры килергә мөмкин. Россия автомәктәпләре берлеге андыйларга кабаттан имтихан тапшыртырга тәкъдим итә. Проект авторлары фикеренчә, бүген машина йөртү таныклыгының яраклылык вакыты чыккан кешеләр аны моннан ун ел элек алган. "Ә бу вакытта исә юл кагыйдәләрен белү-белмәүгә...
Рамил ХӘЙРУЛЛИН, Россия машина хуҗалары федерациясенең Татарстандагы вәкиле:
- Эшем шушы тармак белән бәйле булгач, юл кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләрне даими рәвештә күзәтеп барырга туры килә. Соңгы елларда бер тапкыр да штраф түләгәнем юк. Шуңа күрә юл кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә беләм дип саныйм. Автомәктәпләр берлеге тәкъдименә килгәндә, бу яңалыкны бернигә кирәксез, мәгънәсез эш дип уйлыйм. Машина таныклыгының яраклылык вакыты чыккач кабат имтихан тапшыруны "икеле" билгесен төзәтү белән чагыштырыр идем. Көндәлек эше, һөнәре машина йөртү белән бәйле булган кешеләргә ун елдан ун елга имтихан тапшыртсалар, аңлашыла әле. Ә инде юл кагыйдәләрен бозмаган, бер тапкыр да һәлакәт китереп чыгармаган машина йөртүчедән кирәкмәгәнгә имтихан алу - сафсата. Әлеге үзгәрешне керткән очракта да, муеннан штрафы җыелган, юл һәлакәте китереп чыгарган кешеләргә генә мәҗбүри имтихан тапшыртырга кирәк. Таныклыкны элегрәк алган кешеләр сынауны контроль көчле булмаган чорда үткән дигән фикер белән һич кенә дә килешмим. Шәхсән үзем машина таныклыгы алуга СССР заманында ук ДОСААФта укыдым. Ул чакта укыту методикасы да башка, хәзерге кебек бөтен максаты күбрәк акча каеруга кайтып калган шәхси автомәктәпләр дә юк иде. Безне армия сафларына дип әзерләделәр. Шуңа күрә машина таныклыгы алуга укытканда белем бирү дә югары дәрәҗәдә, җаваплылык та көчле иде.
Дилбәр ФӘИЗ, "Болгар радиосы" алып баручысы:
- Юл кагыйдәләрен беләм, үзгәрешләр булса, гел күзәтеп барам. Имтихан тапшырыр алдыннан мин бөтен кагыйдәләрне ятладым. Сынауны беренче баруда ук уздым. Утыз кеше арасыннан беренче тапкырдан имтиханны өч кеше генә тапшыра алдык. Кеше машинада йөри икән, ул курыкмыйча яңадан имтихан бирә ала. Ә машина йөртү таныклыгын сатып алган булса, ул аны ничек кенә тырышса да, тапшыра алмаячак. Элегрәк юл кагыйдәләрен белү-белмәүгә бөтенләй игътибар итмәгәннәр дигән фикер белән бер дә килешмим. Чат саен ЮХИДИ хезмәткәре, туктаталар иде. Хәзер туктатучы да, шуңа бәйле рәвештә юлда йөрү әдәбе дә бетте. Халыкны штраф белән генә куркытып булмый. Түлибез дә онытабыз.
Резеда ТӨХФӘТУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты:
- Мин барлык юл кагыйдәләрен беләм, өйрәнгәннәрне яхшы хәтерлим. Башкача булмый, чөнки мин көн дә меңәрләгән машина арасында йөрим. Кагыйдәләрне бозмаска тырышам. Тәкъдимгә килгәндә, халыкны, шул ук машина йөртүчеләрне тагын күпме таларга була икән? Ун ел буе кагыйдә бозып, юлда йөрергә өйрәнә алмаган кеше, егерме елдан соң да шулай эшләячәк. Кабат су буе чиратларда торып, ЮХИДИ хезмәткәре каршында баш иеп торасым килми. Гомер-гомергә бер тапкыр имтихан тапшыру гадәте иде. Заманында бөтен таләпләрне җиренә җиткереп, машина йөртү таныклыгы алырга имтихан тапшырдык. Кагыйдәләр бик җитди иде. Хәзерге кебек "права"ны сатып алу дигән нәрсә юк. Әле менә икенче таныклыгымның яраклылык вакыты чыгып килә. Аллаһка шөкер, алган белемнәрем егерме елга җитте. Алга таба да шулай булыр дип ышанам.
Разиф КӘРИМОВ, ерак юлга йөрүче машина йөртүче:
- Бүгенге юлларда кәгазьдә язылган кагыйдәләр буенча гына йөреп була димени! Кайчак кагыйдәне белсәң дә, бозарга туры килә. Бүген юлда һәркемнең үз законы бит. Аеруча үзебезнең Татарстан, күрше Башкортстан юлларында тәртипсезлек көчле. Машина йөртү таныклыгын алыштырганда кабат имтихан тапшыртып кына берни дә үзгәртеп булмаячак. Юлдагы кагыйдәләрнең китапка язылганнарыннан ни дәрәҗәдә аерылуын гомер буе юлда йөргән тәҗрибәле машина йөртүчеләр генә аңлыйдыр.
("Ватаным Татарстан", /№ 12, 27.01.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев