Татарстанда алдагы ике көндә 10-12 градус җылы булачак
Республика синоптиклары шулай дип ышандыра.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 октябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелмичәк. Төнлә +3..-2, көндез 7-12 градус җылы булачак. 6 октябрьдә исә болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Терекөмеш баганалары төнлә 1-6 градус, көндез 7-12 градус җылы һава торышы күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев