Шушы көннәрдә Илдар Галәветдин улы Минһаҗев үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Минһаҗев Илдар Галәветдин улы 1965нче елның гайнварында Байлар Сабасында туа. Саба урта мәктәбендә белем ала. Казанда югары уку йортында укый. Ул үзенең тормыш юлында бары тик матур эшләр генә калдыра.
Минһаҗев Илдар Галәветдин улы 1965нче елның гайнварында Байлар Сабасында туа. Саба урта мәктәбендә белем ала. Казанда югары уку йортында укый. Ул үзенең тормыш юлында бары тик матур эшләр генә калдыра. Шушы көннәрдә Илдар Галәветдин улы Минһаҗев үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул үз эшенең чын профессионалы. Илдар Галәветдин улы Идел буе федераль округының транспорт инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертте, Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикалары һәм Ульяновск өлкәсе территориясендә мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм итте. Аның җитәкчелегендә 2018 елда Казаннан Яр Чаллыга кадәр М-7 «Волга» трассасын реконструкцияләү төгәлләнде. Федераль юл төзүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә I техник категорияле дүрт полосалы заманча юл барлыкка килде.
Транспорт тармагында эшләгәндә Илдар Галәветдин улы Минһаҗев үзен инициативалы, грамоталы, җаваплы һәм таләпчән җитәкче буларак танытты.
Хөрмәтле Илдар Галәветдин улы! Сезне олы юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар куанычы, дуслар, туганнар белән аралашып күңелле, матур гомер кичерүегезне телибез. Сабалылар Сезнең белән һәрвакыт горурланып яши!
Иң изге теләкләр белән, Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев