Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

СССР ның атказанган тренеры В.В. Краснов һәм бокска нигез салучы Ф. Ш. Сабирҗанов истәлегенә егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча төбәкара ярыш 2025 елның 11-13 апрелендә Арча шәһәрендә узды.

Ярышларда Мари Эль республикасыннан Казан, Түбән Кама, Азнакай, Арча, Балтач шәһәрләреннән спортчылар катнашты.

Саба районыннан «Олимп» спорт мәктәбенең бокс бүлеге спортчылары чыгыш ясады. Каты көрәш нәтиҗәсендә үз үлчәү категорияләрендә беренче урынны - Сабирҗанова Ясминә (48 кг), Гайнетдинов Радил (40 кг), Йосыпов Салават (30 кг), Миңнегалиев Зөлфәт (44 кг), Абдуллин Адель (38 кг) , Дәүләтҗанов Әмирхан (40 кг) алдылар, икенче урыннарны Сафина Ралина (48 кг), Кашипов Дамир (30 кг), Байметов Әмир (50 кг) яуладылар, өченче урында - Хәйруллина Альбина (40 кг), Хуҗина Альбина (42 кг), Дорофеева Камила (54 кг). Балаларны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев