Сабада ретро автомобильләр парады үтте
Рәсәй көне уңаеннан Казан шәһәренең «Авторетроклуб» әгъзалары Саба районына килделәр.
Клуб әгъзаларын Саба һәм Теләче районнары чигендә Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов һәм башкалар каршы алды. Аннары кунаклар Югары Утар балалар йорты-интернатына кузгалдылар. Биредә балалар өчен сабантуй үткәрелде. Кунаклар балаларны бүләкләр, күчтәнәчләр белән сөендерделәр. Уеннарда барысы бергә катнаштылар. "Авторетроклуб" ка йөрүчеләрнең машиналары да балаларда кызыксыну уятты. Алга таба ретро машиналар Шәмәрдәндә, Сабада булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев