Саба районы Татар Икшермәсе авылында туып-үсеп, үзенең чирек гасыр гомерен очучы һөнәренә багышлаган һәм бүгенге көндә Казан каласында яшәүче Фәрит Сабиров туган авылына еш кайта.
Әти-әнисенең каберләрен зиярәт кала, якыннарының һәм авылдашларының хәлен белеп тора. Кирәк булганда ярдәм дә итә.
Шушы көннәрдә ул Татар Икшермәсе мәчете биләмәсенә утыртыр өчен бүләк итеп алмагач үсентеләре алып кайтты. Авылдашлары белән бергә аларны өмә үткәреп бергәләшеп утырттылар. Авыл өлкәннәре якташларының бу изге гамәленә бик рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән алмагачлар уңышлы гына тамыр җибәреп, киләчәктә татлы җимешләр белән дә авыл халкын сөендерер һәм күркәм алма бакчасына әверелер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев