Саба картодромында - «Автоледи-2023» ярышлары
Ярышта барысы 14 хатын-кыз катнашты.
Катнашучылар теория буенча биремнәрне Саба аграр көллияте базасында бирделәр, соңыннан картодромда машинаны иң оста фигуралы йөртүче ачыкланды.
Җиңүче булып Саба кызы, Курсабаш авылы килене Рузилә Рәхимуллина танылды. Рузилә Казанда Республика ярышында катнашачак. Уңышлар телибез аңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев