Районның беренче игезәк малайлары дөньяга килде
Узган ел районның биш гаиләсендә игезәкләр дөньяга килеп, әти-әниләрен сөендергән иде. Игез бәхетле шатлык Эзмә, Тимершык, Шекше һәм Шәмәрдәннән ике гаиләгә елмайды.
Шушы көннәрдә районның беренче игезәк малайлары дөньяга килгән. Әлеге бәхетле гаилә - Байлар Сабасында яшәүче Гөлфия һәм Рәнис Шәвәлиевлар. Гөлфия "Шоколад" балалар бакчасында тәрбияче, Рәнис полициядә эшли. Олы кызлары Алисә Ранил һәм Раил исемле энекәшле булды.
Чыганак: saby-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев