Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Олы Нырты авылында яшәүче Әхмәтвәлиева Гөлбәгыйдә Миннемулла кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Нырты авыл җирлеге, район социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се.

Олы Нырты авылында яшәүче Әхмәтвәлиева Гөлбәгыйдә Миннемулла кызын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.

 

Хөрмәтле Гөлбәгыйдә апа!
Сезне олуг юбилеегыз белән котлап, саулыкта, сызланмыйча, шатлыкта, муллыкта яшәвегезне телибез. Сез тормышның ачысын-төчесен күп татыгансыз. Сынмыйча, сыгылмыйча, авырлыкларга бирешмичә матур итеп яши белгәнсез. Киләчәктә дә тормышыгызга авырлыклар килмәсен, алдагы гомер елларыгызны сәламәтлек белән тыныч көннәрдә үтәргә язсын сезгә. Балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, онык-оныкчыкларга куанып тынычлыкта яшәгез.

 

Көрсенмәгез картаела диеп
Сезнең гомер зая үтмәгән.
Бармы сезне зурламаган кеше,
Бармы берәү якын итмәгән?
Сез ул лаек зурлау-хөрмәткә
Яшәгез сез гел-гел рәхәттә.
Һәр көн тоеп хөрмәт-игътибар
Чын кайгырту, кадер –игътибар.
Узган елларыгыз балкышын
Салыгыз сез җылы учларга,
Ияртегез озын юлларга.
Өшемәсен һич тә җаныгыз,
Көләч һәм шат булып калыгыз

 

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Нырты авыл җирлеге, район социаль яклау идарәсе, “Саба дулкыннары” ТРК се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев