Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Олы Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улын 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Олы Кибәче авыл җирлеге.

Олы Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улын 95 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.

 Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улы 1930 елның 7 октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында Нургали белән Шәмсенисаның тәүге уллары булып дөньяга килә. Барлык иптәшләре кебек үк аның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенә яшьтә булуына карамастан, әниләренә ияреп кырда иген уру, ашлык сугу кебек эшләрдә катнашырга туры килә. Әтисе 1942 елда сугыш кырында һәлак була. Сугыш чорының ачысын, төчесен татып 3 бала үсә алар. Төнлә ат көтүе көтә, көндез үгез җигеп төрле эшләр башкара. Урманнан агач чыгаруда да катнашырга туры килә. 1952 елда армия сафларына алына һәм 3 ел Хабаровскида хезмәт итә. Кайткач туган совхозында завсклад булып эшли, аннан соң 34 ел тракторчы була. 7 ел бәрәңге үстерү звеносында эшли, һәр елны 1 нче урында булып, “Иң яхшы звеновод” исеме белән бүләкләнә. 1955 елда елда укытучы кыз Сафина Суфия белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы 4 балалары туа. Барысы да акыллы, инсафлы, шәфкатьлеләр, югары белем алганнар. Инде барысы да үз гаиләләре белән яшиләр. Бүгенге көндә Мөхәммәтгали абый кызлары тәрбиясендә көн күрә.

               Хөрмәтле Мөхәммәтгали абый!

Сезне ихлас куңелдән туган көнегез, олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлек, имин көннәр, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез.

  Ходай биргән гомерегезне балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, тынычлыкта яшәп үтегез.

      Тормыш  йөген иңнәренә салып
   Үргә менә ирнең асылы.
   Андыйларның максатлары зурдан,
   Җиңә алар буран, давылны.
       Ил улына әйләнә  дә шәхес,
   Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.
   Яшәгез сез бик кадерле булып
   Гомерегез үтсен хөрмәттә.
        Сезгә булган безнең хөрмәтебез
   Урын алсын йөрәк түрендә.
   Шатлык куанычлар, сәламәтлек
   Юлдаш булсын гомер гомергә.

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Олы Кибәче  авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев