Көтү көткәндә... (фикер)
Сентябрь уртасында чираттагы ялның өч көнен мин көтү көтеп үткәрдем. Көтүдә баш бертуктаусыз эшли: үткәннәрне барлап чыгасың, вакыйгаларга анализ ясыйсың, авыл икътисадына диагноз куясың, аның киләчәген билгеләргә тырышасың. Беренче көн көтүенә иртәнге ашны ашамыйча ук чыгып китәргә туры килде, чөнки көтмәгәндә көтүче юк икәне мәгълүм булды.
Көтүче - авылда дефицит профессия, чөнки эш авыр булып санала, яңгырда да, салкында да 12 сәгать ышыкланмый эшләргә туры килү эшнең авырлыгын арттыра. Ашказаны буш булганда, баш яхшырак эшли, чабарга да уңайрак. Шуңа чыбыркылы "кросс"ны баш миендәге күзәнәкләрнең эшен активлаштыру өчен дә файдаланырга тырышасың. Соңгы елларда авылда иртән көтүгә сыер чыгармаган капкалар саны кискен үсте. Аңлашыла инде: авыл картая, яшьрәк гаиләләрнең исә бер өлеше сыер асраудан файда тапмыйча, терлекләрен бетерә. Яшь гаиләләр исәбенә яше уртача кырыкта булганнарны кертәм.
Соңгы ун ел эчендә унсигез яшьлекләр авылда калмый. Тик шулай да безнең көтүдә сыер саны артты. Чыбыркылап, җитмешкә якын сыер куабыз. Авыл кешесе хәзер асрый икән, кимендә ике-өч сыер асрый, бишне-алтыны чыгаручы гаиләләр байтак, сигез башка җиткерүче дә бар. Хәзер терлек асрау күпкә җиңеләйде. Элекке кебек кул белән эшләү шәхси хуҗалыкта да бетеп бара. Күпләр төргәкләп китереп биргән печәнне шул килеш кенә печәнлеккә трактор ярдәмендә күтәреп куюны җайга салды, төргәкне ошатмаучылар прессланган печән ала: өяргә дә җиңел, урынны да аз ала. 2010 елгы корылыктан соң авылда чып-чын печән базары барлыкка килде. Фермерлар, печән үстереп, төргәкләп сата башлады. Чалгы тотып, печән чабу, аны кул белән әйләндереп киптерү, кул белән төяү тарихта калды. Исәпләп карагач ышанасың: печәнне үзем әзерлим дип, кул белән эшләп җәфаланасың икән, әзерне сатып алуга караганда кыйммәткәрәк тә төшә. Ниһаять, авылда төргәкләүче һәм пресслаучы техниканың әһәмиятен аңлый башладылар. Ә бит совет чорында да бар иде пресс-җыйгычлар. Әмма мәктәптән "хезмәт тәрбиясе" алып чыккан җитәкчеләр, техниканы эшкә җигәсе урынга, халыкны сәнәкле эшкә кууны уңайрак күрә иде. Авылда яшисең икән, кем генә булма син - укытучымы, инженермы - бер атна сәнәк белән басуда печән җыярга тиешсең, шунсыз колхоздан печән һәм ашлык та бирмиләр, чалгы тотып печәнне үзеңә үзең әзерләргә дә юл куймыйлар. Менә шундый барщина инде.
Авыл укытучысының тагын бер өстәмә мәҗбүри хезмәте бар иде: җәйгә ике тапкыр юл кырыендагы печәнне чабасың. Хәзер бу эшне юл төзүчеләр үзләре башкара - махсус трактор белән чабалар. Тракторга тагыла торган пресс-җыйгычлар, бәрәңге алу комбайннары, башка техника клуб артында күгәрә, аны срогы үткәч, гамәлдән чыгарып, металлоломга озаталар. Син исә кырда сәнәк белән печән җыясың, басуда бәрәңге чүплисең. Укытучылар һәм мәктәп балалары кар яуганчыга кадәр бәрәңге басуында интегә иде. Түләүсез авыр кул хезмәтен - барщинаның ни икәнен күреп үскән яшьләр әти-әни фатыйхасы белән шәhәргә агыла башлады һәм авылда тын революция ясалды - трактор артына техника тагарга өйрәнделәр. Башкача инде булмый да иде: авылда эшкә куарга кеше калмады. Укытучыларның да уртача яше илледән ашып бара, болар инде кусаң да, кумасаң да, вагоннан ашлама бушатырга, сәнәк белән печән өяргә, йөк машинасына басудан бәрәңге төяргә чыга алмый, чөнки сәламәтлек беткән. Һәм... хуҗалыклар кырда бәрәңге үстерүне бөтенләй туктатты, хәзер бәрәңгене күп итеп меңәрләгән гектарда махсуслашкан хуҗалыклар гына су сибеп, техника белән җыеп үстерәләр. Структур реформа дигәнең менә шул инде, күрәсең.
Быел ашлык бик уңды, башлары иелгән тук башакларны учка алып сокланып карыйсың. Җәй дә бик уңышлы килде: беренче яртысы тоташ яңгырлы һәм салкынча, икенче яртысы кояшлы, коры. Урак өчен идеаль шартлар инде, әмма инде сентябрь уртасы булуга карамастан, кырда ашлык күп әле. "Вамин"нан соңгы тормыш күтәрәмдә - техника аз калган, булганның да байтагы иске. Дүрт авылга дүрт кенә комбайн калганын кулдаш күршедән ишетеп беләм. Яңа җитәкче күпме генә тырышмасын: кырлардагы ашлыкның байтагы әле шуңа күрә аяк өстендә туры тора. (Шөкер, сентябрь ахырына соңгы гектарлар да сугылып бетте). Авылда мул ашлык хәсрәте: уңыш бар - куярга урын юк. Амбарлар тулы, түбә астында булган һәр мәйдан ашлык өемен үзенә сыйдырган, ә сатып алырга теләүчеләр аз. Халык (хәтта шушы хуҗалыкта эшләүчеләр дә) сайлана: базардан арзанрак һәм сыйфатлырак ашлык эзли. Читтән китертүнең тагын бер уңай ягы бар, бәясе юнь булу өстенә, кул белән тутырып азапланып, капчык күтәреп төяп тә ятасы юк. Турыдан-туры ашлык ларына гына бушатасың. Мин үзем шулай да эзләнеп тормадым, биш тоннага якын ашлыкны хуҗалык амбарыннан тутырып алып төштем. Авылдашларның кул хезмәтеннән качарга тырышуының тагын бер сәбәбе дә шул картлык инде: илле килолы капчыкны җилкәгә күтәреп ташу күпчелекнең хәленнән дә килми. Менә көтүдә без күрше белән икәү, миңа - илле биш яшь, күршегә алтмыш тулып килә. Ике арада сиксән җиденче яшенә киткән тагын бер сыер асраучы карчык бар, тик ул, билгеле инде, көтүне үзе көтми, аңа көтү чиратын, мәктәп балалары укырга киткәнче, җәй көне үк уздырып җибәрергә юл куйдык. Авылның төп сыер асраучы катлавы менә шулар. Күршедә көтү - дүрт көнлек, миндә - өч кенә. Фермада эшләүчеләрнең дә күбесенең яше безнеке кебек, бездән өлкәнрәкләр дә байтак.
Пенсия яшендәгеләргә яңа инвестор 40 процент өстәп түли дип әйтәләр. Шунсыз булмыйдыр да инде, ялга китсәләр, ферманы нишләтәсең? Хезмәт хакын түләү исә бик авыр бара. Сөтнең, итнең бәясе түбән булгач, җитәкче нишләсен? Авыл бөлгенлек белән яшәү чиге арасында көрәшә. Җитештергәнен үзе сата башламаса, үзе эшкәртмәсә, бөлгенлек тәлинкәсе басачак, бу - бәхәссез. Азык-төлек җитештерү исә табигый рәвештә табышлы булырга тиеш, чөнки ашамаган-эчмәгән кешеләр барын ишеткәнем юк әле минем. Кибетләрдәге продукцияне дә арзан дип әйтеп булмый. Мәскәү өлкәсендәге Ленин исемендәге совхоз җитәкчесе Павел Грудинин әнә җирдән алган табышка 2 миллиард сумга төшереп әкияттәгедәй мәктәп бинасы төзеп куйган. Бу хуҗалыкның башка социаль чыгымнарга тоткан акчасы да байтак.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе менә шундыйрак акчалар белән эш итәргә тиеш, фермалар гына түгел, мәктәп, балалар бакчасы кебек объектларны да заманча итеп, индивидуаль проект белән, яңа технологияләргә нигезләнеп төзергә һәм... яхшы кадрлар әзерләргә. Грудинин уңышының сере дә әллә кайда түгел: ул үзе үстерә, үзе сата. Аннан соң ул ит-сөт җитештерү белән генә чикләнми, төп басымны яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүгә ясый. Мәйданнарның бер өлешен техник культуралар һәм яшелчә үстерүгә көйләмәсә, авыл дым мул булган елларда гел "ашлык күплеге"ннән хәсрәтләнәчәк. Байлык өстендә утырып бөлгенлектә яшәячәк.
Уйларны еш бүлеп сыерлар артыннан чабарга туры килә. Көтүлек җирләр юк. Шуңа тар урыннан хуҗалык басуына сыерларны кертмим дип күпме генә тырышсаң да, җиңеп бетереп булмый. Чәчеп үстерелгән ашлык таптала, әрәм була. Тик монда көтүченең гаебе бар дип әйтмәс идем. Менә бу җирләрдә без балачакта көтү куа идек, хәзер ул ниндидер бер аңлашылмаган сәбәп белән ашлык яисә люцерна басуына әверелгән. Элек без көтү көткән урыннарга туксанынчы елларда урманчылар чыршы-нарат агачлары, каен утыртып чыктылар. Шәхси хуҗалык һәр яктан кысылды, аны сулатмаска тырыштылар. Хәзер инде шуның әҗере күренә: эшләргә кеше юк. Шунлыктан эшкәртелгән җирнең кадере дә бетеп бара, чәчми калдыру отышлырак була башлады. "Вамин" кулыннан җирләр тартып алынмаса, кырлар чәчелми калачак иде быел. Көтүлек иркен буласы, фуражлык ашлыкка кытлык көтелә иде. Әле ярый Арча районы хакимияте җиргә ташланган дилбегәне күтәреп алды, "Вамин" урынына ашыгыч рәвештә яңа хуҗалыклар оештырып өлгерде.
...Көтүдә мин ясаган соңгы ачыш шул булды: вакыт тизләнү дигән феномен, чынлап та, гамәлдә, ахрысы.
("Ватаным Татарстан", /№ 148, 07.10.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев