Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кильдебәк авылында яшәүче Кәбирова Фәягөл Йосып кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Кильдебәк авылында яшәүче Кәбирова Фәягөл Йосып кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Кабирова Фәягөл Йосып кызы 1935 елның 16 апрелендә Килдебәк авылында дүрт балалы гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайтмый, 1943 елда һәлак булган хәбәре генә килә. Бала вакыты сугыш елларына, сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Фәягөл апа Килдебәк 7 еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң хезмәт юлын колхозда башлап җибәрә. Башта төрле эшләрдә, 1954 елдан дуңгыз, бозау карауда, 1969 елдан 1985 елда кадәр, лаеклы ялга чыкканчы колхознын ягулык салу бүлеге мөдире вазифасын башкара. Эшен хәрвакыт яратып,төгәллек белән башкара, хезмәт ветераны медале белән бүләкләнә. Фәягөл апа сугыштан соңгы авыр елларны,Мәскәү шәһәре янында торф чыгаруда эшләвен ачынып искә ала.
1958 елда Килдебәк авылы егете Габделфәрт белән гаилә коралар. Биш бала (4 малай, 1 кыз) үстерәләр. 1978 елда икенче дәрәҗә Ана медале белән бүләкләнгән. Фәягөл апага ике улының үлеме ачысын татырга да туры килә. Бүгенге көндә 10 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Гомер иткән нигезендә кече улы Илхам, килене Чулпан тәрбиясендә яши.
Хөрмәтле Фәягөл апа!
Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне сәламәтлек белән яшәп үткәрергә насыйп булсын. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Дәһшәтле сугыш елларында күргән ачлык, ялангачлык -болар барысы да сезнең чор балаларының башларыннан үткән. Сугыштан соңгы авыр еллар - сезнең яшьлек елларына туры килә. Сез шулай да тырышкансыз, эшләгәнсез, гаилә корып, матур итеп яшәгәнсез. Илгә-көнгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергәнсез. Бүгенге көндә балаларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, бәхетле картлык гомере кичерәсез. Тирәгездә кайнашкан онык-оныкчыкларыгызга куанып, кадерле әни, яраткан әби булып гомер итәсез.

Яшем бара инде , диеп
Уфтанмагыз, бер дә моңаймагыз
Башланмаган дистәләрне башлап
Матур итеп яшәгез, картаймагыз.
Туган көнегез-юбилеегыз белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек,шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, Кильдебәк авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев