Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кичә Саба районында Татарстан Ветераннар Җәмгыяте региональ бүлекчәсенең күчмә семинар-киңәшмәсе үтте.

Республиканың барлык район, шәһәр һәм авыл беренчел оешмалары җитәкчеләре килде.

Кунаклар иң элек Байлар Сабасы үзәгендәге Билгесез солдат, Тыл хезмәтчәннәре һәм Интернационалист сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар. Аннан соң автобусларга бүленеп район буенча экскурсия кылдылар, районның барлык кызыклы урыннары белән таныштылар, мастер-классларны күзәттеләр. Шулай ук өлкәннәр клубы, Саба һәм Шәмәрдән ветераннар Советы эшчәнлеген, махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм әзерләүче штаб, һәр җирлектә өлкәннәрнең хэрби хэрэкэтлэр зонасына аш-су ризыклары, көндәлек кирәк-яраклар әзерләү барышын карадылар. Ветераннар Советларынын күчмэ киңәшмәсе бүген нәкъ менә өлкән буынның махсус хәрби операциягә ярдәме, аларның бу эшкә мөнәсәбәте мәсьәләләре темасын колачлады. Киңәшмә эшендә ТРсы ветераннарынын (ПЕНСИОНЕРЛАРЫНЫҢ) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, ТРнын хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, сәламәтлек саклау министрлыклары, Саба, Әгерҗе, Арча, Балтач районнары башлыклары урынбасарлары, махсус хәрби операция волонтерлары катнашты. Саба районы ветераннар оешмасы рәисе А.Габдрахманов районыбызның һәм өлкәннәребезнең махсус хәрби операция зонасына күрсәткән ярдәмнәре турында тәфсилле чыгыш ясады. Чара ахырында үз эшләрен озак еллар дәвамында намуслы башкарган ветераннар советы рәисләренә Төбәк иҗтимагый оешмасының күкрәк билгеләре, Рәхмәте, Саба муниципаль районы Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук региональ бүлекнең Рәхмәте белән махсус хәрби операция зонасында булучыларга аеруча зур ярдәм итүче волонтерлар да тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев