Иртәгә һава торышы
Җил - көньяк-көнбатыштан, ул секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин.
(Казан, 27июль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында хәбәр таратты.
Иртәгә, 28 июльдә, иртән, көндез һәм кичен республикада урыны белән һәм Казанда көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил белән яшенле яңгыр көтелә, дип хәбәр итә Татарстан синоптиклары.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава шартлары бозылганда урамда булганда, рекламна такталарыннан, агачлардан һәм электр линияләреннән ераграк торырга киңәш итә. Түбәләре, кәрнизләре, витриналары начар торган бина һәм йортлар янына сыенмаска, имгәнүләрдән саклану өчен, йорт, бина подъездларына яки подвалларга кереп тору сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев