Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Олыяз авылы халкы Украинада хәрби хәрәкәтләр вакытында Авдеевка шәһәре тирәсендә яраланып, 9 сентябрьдә һәлак булган Фәндүс Рафис улы Хаҗиәхмәтов белән хушлаштылар.

Аны соңгы юлга озатырга дуслары, авылдашлары, туганнары җыелды.

Бүген Олыяз авылы халкы Украинада хәрби хәрәкәтләр вакытында Авдеевка шәһәре тирәсендә яраланып, 9 сентябрьдә һәлак булган Фәндүс Рафис улы Хаҗиәхмәтов белән хушлаштылар.
Аны соңгы юлга озатырга дуслары, авылдашлары, туганнары җыелды. Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов сүзне иң элек Айнур хәзрәт Әхмәтовка бирде. Изге сүздән соң Саба муниципаль район башлыгы Р. Миңнеханов, республика Салым дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары А. Никиташин, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Ф. Закиров сүз алдылар.
Фәндүс Хаҗиәхмәтов 1984нче елның 10нчы октябрендә Олыяз авылында туган. Ул махсус хәрби операциягә контракт нигезендә 2023нче елда китә. Аңарчы "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгында терлекче булып эшли. "Ул хуҗалыкның уң кулы иде", дип искә алалар аның турында хезмәттәшләре.
Ил өчен барган хәрби хәрәкәттә үзен аямыйча көрәшкән Фәндүс Рафис улының урыны оҗмахта булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев