Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан җитәкчеләр юбилей медален, тумышы белән Чәбки-Саба авылыннан булган, бүген инде Байлар Сабасында, кызы Рузалия тәрбиясендә яшәүче Зәйнәп апа Вәлиевага да тапшырдылар.
Зәйнәп апага 96 яшь. Тормыш иптәше Равил абый белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, 3 улы һәм тормыш иптәше инде вафат.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан җитәкчеләр юбилей медален, тумышы белән Чәбки-Саба авылыннан булган, бүген инде Байлар Сабасында, кызы Рузалия тәрбиясендә яшәүче Зәйнәп апа Вәлиевага да тапшырдылар. Зәйнәп апага 96 яшь. Тормыш иптәше Равил абый белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, 3 улы һәм тормыш иптәше инде вафат. Бик озак еллар Казахстанда яшиләр. Туган якларын сагынган Зәйнәп апа берничә ел элек Сабага кайтып урнаша. Бүгенге тантаналы чарага Караганда шәһәреннән төпчек кызы Альмира да кайткан иде.
Саба шәһәр җирлегендә яшәүче барлыгы 18 тыл ветеранына әлеге медаль тапшырылачак. Район буенча 102 тыл ветераны исәпләнә. Өлкән буынның безгә бүгенге матур тормыш бүләк итүләре мәңге онытылмас һәм без моның өчен аларга зур рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев