Арча районында 60 яшьлек ир-ат товар поезды астына эләккән
Фаҗига Чулпан авылы тимер юл платформасы янында булган.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Арча районында 60 яшьлек ир-ат товар поезды астына эләгеп үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бүген иртән ашыгыч хезмәтләр бердәм номерына Чулпан авылы тимер юл платформасы янында ир-атның поезд астына эләгүе турында хәбәр килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев