Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

7 май – радио көне!

7 май дөньяның фән һәм техника тарихына Радио көне булып кереп калды. Нәкъ менә шушы көнне рус физигы Александр Попов Россия физика-химия җәмгыяте утырышында үзе ясаган дөньяда беренче радиоалгычны эшләтеп күрсәтә, радиоэлемтә сеансы үткәрә.

1945 елның 7 маенда СССРда радио уйлап табуның 50 еллыгы киң колач белән билгеләп үтелде. Шул уңайдан ил хөкүмәте бу датаны Радио көне дип бәйрәм итәргә карар чыгарды. Әле кайчан гына Россиян Попов белән итальян Маркони электромагнит тирбәнешләрен кеше тавышына әверелдерү белән мәшгуль иделәр, беренче радиоалгычларны могҗиза итеп кабул иткәннәренә әле бер гасыр да юк. Ә бүген инде радио, телевидение, мобиль элемтә тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде.

2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә һәм 105,6 ешлыгында 8 июнь - Сабантуй көнне беренче тапкыр эфирга чыга. Беренче көннән үк хәбәрләрне, җырларны район халкы бик яратып кабул итә.

Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев