25-28 июль көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча беренче тапкыр Россиякүләм ярышлар уздырылды.
Ярышта 80 гә якын спортчы көч сынашты.
Спортчылар Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләреннән, Марий Эл, Чувашия республикаларыннан, Казан, Нурлат, Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгәннәр иде. Ярышта барлыгы 15 маршрут, биеклекләре 80 см дан алып - 140 см га кадәр. Ростов һәм Самара өлкәләреннән килгән судьялар хөкем итте. Призлы урыннарны “Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Ахмитшина Кира, Михайлова Надежда (Алабуга шәһәре), Шонова Ксения (Самара өлкәсе) кебек спортчылар алды. Урын алучыларга кубок, грамота, иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев